16+

Тимур Вишневский: «Президенттан нәрсә сораячагымны ахыргача белмәдем»

Узган атна ахырында Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты аспиранты Тимур Вишневский бер мизгелдә бөтен ил күләменә танылды да куйды. Ул Россия Президенты Владимир Путинга көтелмәгән сорау бирде. Без Тимурны эзләп табып, аны бу сорауны бирергә нәрсә этәргәнен сорадык.

Узган атна ахырында Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты аспиранты Тимур Вишневский бер мизгелдә бөтен ил күләменә танылды да куйды. Ул Россия Президенты Владимир Путинга көтелмәгән сорау бирде. Без Тимурны эзләп табып, аны бу сорауны бирергә нәрсә этәргәнен сорадык.

Владимир Путин Тверь өлкәсендә «Селигер» лагерендә дүрт сәгать дәвамында тарих, сәясәт, социология, фәлсәфә, икътисад фәннәрен укыткан яшь мөгаллимнәр һәм аспирантлар соравына җавап бирде. Селигерда катнашучыларны Украинадагы хәлләр дә, илнең икътисади торышы да кызыксындырды. Ләкин иң көтелмәгән сорау КФУ аспиранты Тимур Вишневскийдан булды. Ул ил башлыгының Татарстанда президентлык институтына мөнәсәбәтен сорады.
Тимур Вишневский Казан федераль университетын 2013 елда тәмамлаган. 23 яшьлек егет бүген халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының икенче курс аспиранты. Тарих, сәясәт белән кызыксына.
- Тимур уку барышында да, аспирантурада да үзен гел яхшы яктан гына күрсәтте. Укудан тыш төрле фәнни конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашты. Бик тырыш, сәләтле егет, - дип сөйләде аның турында университеттагы фәнни җитәкчесе Булат Яһудин.
Хәзер Тимур Кытайдагы гражданнар сугышын өйрәнүдә стереотиплар һәм яңа алымнар темасына фәнни эш яза. Шуның өстенә Казанның 19нчы гимназиясендә укытучы булып эшли. Тимур «Селигер» лагеренә КФУның тарих институты һәм фәлсәфә факультеты кергән гуманитар төркемнән барган.
- Минем бик тә Президентка сорау бирәсем килгән иде, ләкин нәрсә сораячагымны ахыргача белмәдем. Шунда дустым: «Син аннан Татарстанда Президент атамасына мөнәсәбәтен сора», - дип көлеп куйды. Мине исә бу сорау бик кызыксындырды. Чөнки үзем дә катнаш гаиләдән. Әни ягыннан татар туганнарым да Татарстанның үз Президенты булырмы, дип борчыла. Соңыннан соравымны Президентка бирергә рөхсәт иттеләр, мин тәвәккәлләдем. Залда соңгы рәттә утыруым да сорау бирергә комачауламады миңа, - диде Тимур Вишневский.

Тимур Вишневскийның соравы:
- Белгәнегезчә, Татарстан Республикасында татар һәм рус милләте вәкилләре тигез күләмдә диярлек. Мин үзем катнаш рус-татар гаиләсеннән. Хәзер Татарстан - Россиядә Президентлык институтын саклап калган бердәнбер милли республика. Башка төбәкләрдә бер генә президент, ягъни Россия Президенты, ә Татарстанда яшәүчеләрнең икәү. Ничек уйлыйсыз, якын арада илдә бердәм Президентлык институты булдырылырмы? Россиянең федератив төзелеше киләчәген ничек күрәсез?
Владимир Путинның җавабы:
- Федератив төзелеш безнең дәүләтчелекнең нигезе булып тора. Ул, ил гражданнарының кайда яшәүләренә карамастан, барлык мәнфәгатьләрен дә кайгыртырга мөмкинлек бирә. Аларның милли, тарихи, дини, мәдәни аермалыкларын истә тота. Федератив төзелешле илләр күп: Россия, АКШ, Бразилия, Германия. Мондый илләрнең төп нигезе төрле территорияләрдәге кешеләргә тулы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирү. Мин илдә федарализмны ныгыту яклы.
Татарстанга һәм анда югары дәүләт вазифасы «президент» дип аталуга килгәндә, бу Татарстанның Россия Федерациясенең тулы канлы субъекты булуына комачауламый. Закон буенча, системаны ничек төзү һәм югары вазифаи затны ничек атау - федерация субъектының үз эше. Әйтеп китәргә кирәк, Татарстанның элеккеге Президенты Минтимер Шәймиев тә, хәзерге Президент та - Россия патриотлары. Без моны Кырым вакыйгалары барышында нык тойдык. Ул вакытта Татарстанның хәзерге Президенты Кырымга берничә тапкыр барды, кырым-татар вәкилләре белән очрашты, Россия Федерациясендә татарлар мисалында төп халыкларның ничек яшәве турында сөйләде. Сездә, Татарстанда, белүемчә, 3 миллионнан азрак, 2,5-3 миллионлап татар яши бит. Тагын 2,5 милион, 3 миллион тирәсе Россиянең башка территорияләрендә яши. Безнең максат - кешеләрнең кайда яшәүләренә һәм нинди милләттән булуларына карамастан, үзләрен тулы канлы Россия гражданнары дип хис итеп, тигез хокуклардан файдаланулары. Әмма, кабатлыйм, федерализм үсеше барышында исәпкә алынырга тиешле үзенчәлекләр дә бар. Югары вазифаи затны ничек атау - беренче чиратта сезнең эшегез, Татарстан Республикасында яшәүче Россия гражданнары эше.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading