16+

Сабан туе - 2017: тәкә мөгезенә бәйләнгән машина кемне көтә?

Сабан туе - 2017: тәкә мөгезенә бәйләнгән машина кемне көтә?

Татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе, гадәттә, язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә. Быел Рамазан ае июньгә туры килгәнлектән, бәйрәм беркадәр кичектерелде. Республика авылларында һәм шәһәрләрендә Сабан туйлары 1-2 июльдә, ә Казанда 15 июльдә үткәрелә.
Татарстан башкаласында Сабан туе Тынычлык бистәсе янәшәсендәге Каенлыкта һәм "Казан" халыкара ат-спорт комплексында оештырыла.
Каенлыктагы Сабан туе иртәнге якта 10.00 сәгатьтә башлана. Кунакларны республиканың 11 муниципаль районының мул һәм күңелле "ишегаллары" каршылый. Үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясый. Төп мәйданда театраль тамаша 11.00 сәгатьтә башлана. Аннан соң мәйдан түренә көрәшчеләр чыга. Матур йола буенча, баш батырга, тәкә әзерләп куелган. Тәкәнең мөгезенә бүләккә дигән автомобиль бәйләнәчәк.
Шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләгәнчә, көрәш белән беррәттән төп мәйдандагы сәхнәдә Татарстанның сәнгать осталары чыгыш ясыячак. Аланнардагы кече сәхнәләр Казан районнары үзешчән артистлары карамагында булачак. Мәйданчыкларда теләге булган һәр кеше гер күтәрү, туры яки авыш баганага менү, "капчык белән сугышу", капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан яки таяк тартышу, чиләк-көянтә белән су ташу һәм башка уен-бәйгеләрдә катнаша алачак. Сабан туеннан бүләк белән кайту - үзенә бер күңелле.
Бәйрәм программасы кичке якта "Казан" ат-спорт комплексында дәвам итә. Биредә ат чабышлары һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт булачак. Җәйге кафелар эшлиячәк. Милли ризыклар да мулдан булачак. Сәүдә рәтләрендә халык һөнәрчеләре үзләре җитештергән сувенирларны, товарларны тәкъдим итәчәк.
Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка автобуслар 8.00 сәгатьтә "39нчы квартал", "10нчы микрорайон", "Җиңү проспекты" метро станциясе, "Филормониянең концертлар залы", "Оренбург тракты урамы", "Глазунов урамы" тукталышларыннан йөри башлый. Билет бәясе - 25 сум. Автобуслар Сабан туе мәйданыннан барча кешене алып кайтып бетергәнче йөриячәк.
Сабан туе көнендә, ягъни 15 июльдә 6.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Ферма шоссесы җәяүлеләр карамагында булачак. Каенлыктагы мәйданга бару юнәлешендә автомобиль юлы Оренбург тракты урамыннан башлап бер генә як хәрәкәтле итеп калдырыла. Ферма шоссесында Яңа-Дәүләки урамыннан Гәрәев урамына кадәрге өлештә транспорт чараларын кую чикләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading