16+

Тәкъдимеңне юлла: теләге булган һәркем башкаланың Генераль планын төзүдә катнаша ала

Казанның башкарма комитеты шәһәрнең төзәтмәләр кертелгән Генераль планын тәкъдим иткәч, аңа һәркем 29 июльдән алып 1 августка хәтле электрон рәвештә тәкъдим-кисәтүләрен ясый ала.

Тәкъдимеңне юлла: теләге булган һәркем башкаланың Генераль планын төзүдә катнаша ала

Казанның башкарма комитеты шәһәрнең төзәтмәләр кертелгән Генераль планын тәкъдим иткәч, аңа һәркем 29 июльдән алып 1 августка хәтле электрон рәвештә тәкъдим-кисәтүләрен ясый ала.

Бу эшне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында башкарып була. Җәмәгатьчелекнең фикер алышуына нигезләнеп әзерләнгән нәтиҗәләр шәһәр Думасы депутатларына Генераль план буенча карар чыгару өчен тәкъдим ителәчәк. Бу хакта журналистларга Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзү идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина сөйләде.  

Башкаланың Генераль планы буенча тыңлаулар узган ел булган иде, хәзергесе киләсе елның 1 гыйнварында гамәлдән чыга. Җирне файдалану һәм төзү кагыйдәләре булмау бер генә объект төзергә дә хокук бирми, шуңа күрә расланган документның булуы бик мөһим. Яңа Генераль планны кабул итү 2019  ел азагына планлаштырылган. Закон буенча бу очракта җәмәгатьчелекнең өстәмә фикер алышуы мәҗбүри түгел, әмма әлеге документның әһәмиятлелеген истә тотып, шәһәр җитәкчелеге әлеге эшне башкарырга булган һәм моңа мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә тели. Моның ансат ысулы – электрон рәвештә үзеңнең тәкъдим-кисәтүләреңне юллау, ул инде 2018 елдан бирле кулланылып килә. Ирина Дябилкина әйтүенчә, әлеге системада эшләү буенча Казан мэриясе сайтында өстәмә мәгълүмат һәм инструк­ция урнаштырыла. Интернеты булмаганнар Архитектура һәм шәһәр төзү идарәсенә хат аша да мөрәҗәгать итә ала.

Транспорт схемасы – шулай ук әлеге документның аерылыгысыз өлеше, аңардан башка Генераль планны кабул итү мөмкин түгел. Очрашуда Казан шәһәренең баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров яңартылган планда Дәрвишләр бистәсендәге юлларның берничә варианты тәкъдим ителәчәге турында сөйләде.
– Аркылы һәм буйга булган транспорт элемтәләренең үсешен исәпкә алып модельләштергәндә, хәлнең яхшыруын һәм шәһәрнең бөкеләрдә утырмаганын күрә алабыз. Җәмәгатьчелеккә Генераль план материалларында өч вариант тәкъдим ителәчәк, – диде Тимур Кадыйров.

Әлеге вариантларның М7 трассасында һәм Казансу аша булган күперләрдәге бөкеләрдән арынырга ярдәм итәчәге хакында Архитектура һәм шәһәр төзү идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова да сөйләде. Әлегә яңа юлларның кайда булачагы һәм аларның кайчан салына башланачагы Генераль планда каралмаган, бу мәшәкать актуаль булгач кына планлаштыру механизмы эшли башлаячак, проект һәм финанс мәсьәләләре каралачак.

Анастасия Латыйпова, Казансу елгасы янындагы Гаврилов урамындагы яшел мәйданчыкның Генераль планда рекреацион зона буларак билгеләнүен хәбәр итеп: «Мондый зоналар яшел төс белән бирелгән, әмма һәркайсының билгеләнеше төрле. Гаврилов урамындагы зонаны без саклана торган территориягә әйләндерергә тәкъдим итәбез», – диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading