Республикада төлкеләрдә котыру чирен булдырмау максатыннан көзге вакцинацияләү чаралары алып барыла. Питрәч районында булган шундый чарада журналистлар да катнашты.
Белгечләр төлкеләрне котыру чиреннән саклый торган әлеге вакцинаны үзара «шоколад» дип атый. Ул вакцина салынган брикеттан гыйбарәт, аңардан, төлкеләрне җәлеп итү өчен, ит фаршы исе килә. Вакцина төлкеләрне бер ел буена котыру чиреннән саклый.
Аларны башка җәнлекләр ашаса да зыян түгел, аның бернинди дә куркынычы юк икән. Белгечләр вакциналарны урмандагы агач төпләренә бер квадрат километрга 20-25 данә таратып сала. Төлке оялары янына 8-10 данә брикет куела. Ике атнадан аларның ашалганмы-юкмы икәнлеген барып карыйлар.
Питрәч районының ветеринария берләшмәсе башлыгы Раил Газизов әйтүенчә, махсус контроль участоклар билгеләп куела һәм аучылар белән бергә килеп, шуларны карап-тикшереп чыгалар. Брикетларның 80-85 проценты ашалып бетә, ди ул. Питрәч районына елына 60 мең доза вакцина кайтарыла. Көзен шуның 24 меңен таратып чыгалар.
– Вакцинаның файдасын күрәбез, Питрәчтә котыру чире очрагы узган ел – өч, ә быел бер генә тапкыр теркәлде. Җәен Пановка авылында котырган төлке бер хуҗалыкка кереп, хуҗабикәне тырнаган иде. Төлкене тотып, Казанга лабораториягә тикшерергә җибәрдек. Аңарда котыру чире табылды. Авыру булмаган төлке беркайчан да кешегә ташланмый, аның чирле икәне башта ук билгеле иде, – дип сөйләде ул журналистларга.
Вакцинаны елына өч тапкыр: яз, җәй һәм көзге айларда таратып чыгалар. Көзге чорда республика буенча барысы 900 мең доза вакцина тарату каралган. 25 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр район җирләрендә ораль вакцинация уздыру эшләре оештырыла. Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов сүзләренчә, бу бик мөһим чара, чөнки котыру чирен гадәттә төлкеләр тарата. Шуның өстенә Идел буе федераль округы хайваннарның котыру авыруы буенча имин булмаган зонага керә.
– Котыру чирен профилактикалау чаралары федераль программалар нигезендә алып барыла. Чирнең төп чыганагы – кыргый фауна. Авыруны да күбесенчә төлкеләр тарата. Шуның белән хуҗалыктагы терлекләр өчен дә, эт-мәчеләр һәм аларның хуҗаларына да куркыныч тудыра. Соңгы ун елда котыру чиренең кимүе күзәтелә, әмма аны әлегә ахыргача җиңеп булмый. Вирусның инкубация чоры төлкеләрдә 270 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин, – ди ул.
Ел буена белгечләр урман-кырларга 2 миллион доза вакцина таратып чыга. Быел дозаның күләме 450 меңгә артык та. Бер доза вакцина 26 сум торуын исәпкә алганда, профилактикалау чараларының шактый кыйммәткә төшүен билгеләп узарга кирәк. Тик аның нәтиҗәсе бар. Статистикага күз салсак, 2009 елда 375 котыру очрагы теркәлгән, быел 21 очрак ачыкланган. Котыру вирусы 12 төлке, 1 сусар, 5 эт, 2 мәче, 1 мөгезле эре терлектә расланган. Иң күп очрак Тукай районында күзәтелгән. Анда шундый дүрт очрак булган. Узган ел нәтиҗәләре буенча, авыруларның 62 проценты төлкеләр белән бәйле.
Шул ук вакытта Александр Козлов, вакцинаны йорт хайваннарына да ясату мөһим, дип ассызыклады. Аныңча, моңа белгечләр дә, авыл халкы да җаваплы карарга тиеш. Вакцина бушка ясатыла, дип тә өстәде ул.
Язманы әзерләгән вакытта шушы көннәрдә генә Балык Бистәсе районының Дон-Урай авылында котырган сусарның өй хуҗасына ташлану очрагы билгеле булды. Сусар бер йорт ишегалдына керә һәм тавыкларга ташлана, аларны коткарырга теләгән хуҗабикәнең исә бите белән кулын тешли. Җәнлектә исә котыру авыруы була.
Чистайның Данауровка авылында да яңарак кына лабораториягә тикшерүгә җибәрелгән эттә котыру чире булуы билгеле. Ул да хуҗабикәсен тешләгән.
Ике авылга да карантин кертеләчәк. Бу авыллар территорияләрендә йорт хайваннарын сату, читкә чыгару һәм ит өчен сую тыела.
Белгечләр котыру авыруының, әгәр дә үз вакытында дәвалау чаралары уздырылмаса, үлемгә китерүен кисәтә. Вирус кан белән баш миенә барып җитә һәм нерв системасын зарарлый. Зыян күргән кеше кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Пациентка 90 көн дәвамында алты тапкыр вакцинация ясала.
Фото: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар