16+

Торак йортларны төзекләндерүгә тотылучы акчаларның кая киткәне ачыкланды

Торак йортларны төзекләндерүгә тотылучы акчаларның кая киткәне ачыкланды

Башкалада быел күпфатирлы 244 торак йорт, 22 мәгариф учреждениесе, 8 балалар бакчасы һәм элеккеге 5 тулай торак комплекслы төзекләндерелә, 141 яңа лифт куела.

- Торак йортларны төзекләндерүгә тотылучы акчаларның яртысы халыкныкы, ә күпме "сөңге" сындырылды. Кирәкме бу эш? Акча кая китә, халыкка барып җитәме? Башка шәһәрләр, капремонт турында, шушы сораулар белән гап корган арада Татарстанда мәсьәлә инде чишелде. Казан - халык белән уртак тел тапкан беренче шәһәр. Нәтиҗәләр үзләре үк сөйләп тора,- диде мэр Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә.

Торак йортларны капиталь төзекләндерүгә быел 1,5 миллиард сум билгеләнгән. Шуның 52 проценты - торак милекчеләренеке, 29 проценты- Татарстан, 19 проценты шәһәр бюджетларыннан.
Авиатөзелеш районында - 24, Вахитов районында - 29, Киров районында - 25, Мәскәү районында - 44, Яңа Савин районында - 29, Идел буе районында - 24, Совет районында 69 күпфатирлы йорт икенче сулыш алачак.

- Түбә ябу һәм торба алмаштыру белән генә чикләнмибез,- дип, фикерләрен уртаклашты мэр Илсур Метшин.- Йортларның инженерлык челтәренең яңартылуы мөһим: һава торышына карап үзкөйләнелүче механизмнар, хисаплагычлар, җылылык казаннары куела.

Казанда 2012 елдан башлап, күпфатирлы йортларга җылы су әзерләүче механизм, ягъни автоном эшләүче казан урнаштырыла. Программа кысаларныда инде 264 күпфатирлы йорт казанлы булган.
- Мондый казаннар көйләнгән йортларда җылы су белән тәэмин итүдә җылылык югалуны 20-40 процентка, ә җылы су өчен түләүне 20 процентка киметергә мөмкинлек бирде. ТЭЦлардан сузылган торбаларны төзекләндерү өчен ишегалларын әледән-әле актарырга туры килә. Торбаларны ремонтлаганда җылы су бирү дә өзелә.ТЭЦлардан сузылган җылы су челтәреннән баш тарту ишегалларында буш мәйданнар барлыкка китерә,- дип әйтеп үтте үзенең чыгышында торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

Быел капиталь төзекләндерү исемлегенә кертелгән элеккеге тулай тораклар: Бертуган Касыймовлар урамы, 6, Качалов урамы, 84, Липатов урамы, 15, Повстанческая урамы, 8 һәм Повстанческая урамы, 10.
2017 ел -"Энергетик", "Ритм", "Авангард", "Молодая гвардия", "Юность", "Арена", "Родник", "Ракета" үсмерләр клублары өчен сөенечле ел.

- Әлеге клубларда капиталь ремонт эшләре башкарылгач, офис җиһазлары белән спорт җиһазлары да яңалар куелачак. Җиһазлар өчен акча күчерелгән. Алты клуб физик мөмкинлекләре чикле балалар мәнфәгатен исәпкә алып төзекләндерелә, - дип күңелле хәбәр ирештерде Искәндәр Гыйниятуллин.
Казанда быел 13 мәктәп һәм гимназия капиталь төзекләндерелә. Республика программасы кысаларында башкаладагы мәктәпләрнең 88 проценты яңартылды. 30 елдан артык файдаланылучы тагын дүрт мәктәп сабыр итә , аларны киләсе елда колачлау ниятләнелә.

Капиталь ремонт үткәрүдә Россия һәм Татарстан җитәкчелегенең ярдәме зур булуы телгә алынды.
- Программа гаять әһәмиятле,- диде мэр Илсур Метшин сөйләшүгә йомгак ясаганда - Халык белән эшләргә өйрәндек, подрядчы оешмалар конкурс аша сайлап алына. Капиталь ремонт бик четерекле эш, башкарылган ремонт эшләренә риза булмаучылар юк диярлек. Сыйфат - безнең өчен дә, подрядчылар өчен дә төп кагыйдә. Шулай да, янә искәртеп куям, барлык эшләр торак милекчеләре белән килешенеп эшләнелсен. Башкарылган эш халык тарафыннан тикшерелеп кабул ителә.

Татарстанда быел күпфатирлы 998 йорт, 44 клуб, 10 колледж, 29 үсмерләр клубы, 28 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, 42 җирле үзидарә бинасы капиталь төзекләндерелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading