16+

Тота белеп тот: балыкчылар өчен махсус кагыйдәләр булдырылачак

Киләсе елга балыкчылар өчен махсус белешмәлек бастырырга җыеналар. Аның электрон варианты декабрь азагында биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылачак, дип вәгъдә иттеләр. Анда балык тоту кагыйдәләре күрсәтеләчәк.

Тота белеп тот: балыкчылар өчен махсус кагыйдәләр булдырылачак

Киләсе елга балыкчылар өчен махсус белешмәлек бастырырга җыеналар. Аның электрон варианты декабрь азагында биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылачак, дип вәгъдә иттеләр. Анда балык тоту кагыйдәләре күрсәтеләчәк.

Балыкның озынлыгы рөхсәт ителгән үлчәмнән кечерәк булмаска тиеш

Судак     40 см
Опты балыгы (жерех)     40 см
Корбан балыгы (лещь)     25 см
Җәен (сом)     90 см
Чуртан     32 см
Сазан     40 см
Кысла     10 см

Кызганыч, күпләр бу хакта белми, ди Балыкчылык буенча Федераль агентлыгы Урта Идел территориаль идарәсенең Татарстандагы су биологик ресурсларын дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм сак­лау бүлеге җитәкчесе Михаил Шинкарев.

Браконьерлар белән көрәшкә, су биологик чыганакларын саклауга хөкүмәт тарафыннан да зур игътибар бирелә. 2016 елда Президент Указы нигезендә, бу эш белән шөгыльләнгән махсус совет та булдырылган. Өч ел эчендә алар шактый эш башкарырга өлгергән. Рейдлар вакытында законсыз балык тоту буенча 381 җинаять эше ачыклаганнар. Сулыклардан барлыгы 23 мең балык тоту чарасы алынган. Бер ятьмәне 100 метр дип исәпләсәң, өч елда барлыгы 2300 чакрым озынлыктагы ятьмә алганнар. Бу – Казан белән Финляндиягә кадәр аралык кадәр. Әлеге ятьмәләр табигатьне генә пычратып калмый, кешеләргә дә зыян китерә. Су коенганда ятьмәгә эләгеп бата башлау очраклары да булган. «Балык булсын» дигән акция кысаларында, кыш көне елгаларда бәкеләр тишәләр. Бер елны аларга Татарстанда бердәнбер Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны 95 яшьлек Борис Кузнецов та кушылган.

Балык тоту кагыйдәләренә килгәндә, монда барысы тәфсилләп аңлатылган, язылган. Бер кешегә биш килога кадәр генә балык тоту рөхсәт ителә. Моны башта балыкчылар бик аз, дип зарлансалар да, ни хикмәт, бу маддә буенча штраф бозулар бөтенләй диярлек юк икән. Күрәсең, балык алай тиз генә эләкмидер шул. Биш кило балыкны тотуы җиңел бирелми. Ә менә кечкенә балыкны суга кире җибәрергә кирәк, дигән кагыйдәне күпләр үтәми. Һәр балыкка карата куелган үлчәмнәр бар. Әгәр дә тоткан балык шул зурлыктан кечерәк икән, аны җибәрмәү кагыйдә бозуга керә. Моның өчен штраф та каралган. Әйтик, судак балыгы 40 сантиметрдан да кечкенә булмаска тиеш. Әгәр кагыйдәне бозгансың икән, һәр судак балыгы өчен 3305 сум түләргә кирәк. Сүз уңаеннан, бу штраф элек бер балыкка 250 сум гына булган. Штраф суммасын арттыруның нәтиҗәсен сизгәннәр. Җитмәсә, уылдык вакытында балык тотсаң, штраф икегә тапкырланып салына. Уылдык дигәннән, 25 апрельдән  5 июньгә кадәр Куйбышев һәм Түбән Кама сулыкларында балык тоту тыелган. Балыкны бары кармакка гына тотарга рөхсәт ителә. Ә менә 1 февральдән 15 апрельгә кадәр Мишә елгасына бер балыкчыны да кертмәячәкләр.

Чөгә балыгы Кызыл китапка кергән булу сәбәпле аны тотсаң, нинди булуына карамастан, җибәрергә кирәк икән. Әмма чөгәне хәтта базарларда да, яңа тотылган, дип курыкмыйча сатуларын дәвам итәләр. Бу өлкәдә тикшерүләрне көчәйтергә җыеналар. Тиешсез вакытта балык тоткан кешегә 2-5 мең сум штраф яный, өстәвенә балык тоту җайланмаларын алыр­га, транспортка да арест салырга мөмкиннәр.

Балыкчыларның соңгы елларда балык кими дигән сүзләре борчуга сала. Киләчәктә балык булсын өчен, гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәктер, мөгаен.

Ә сез балык тоту кагыйдәләрен беләсезме?

Наил Дунаев, ТАССРның халык, Россиянең атказанган артисты:

– Быел өч тапкыр балыкка чыгып кердем: начар чиертә, дөрес, мин һәр баруымда 7-16 балык эләктердем. Без – һәвәскәр балыкчылар бит, законны тыңлыйбыз, үзебезне тәртипле тотабыз. Юка вакытта боз өстенә кермибез, җәй көне көймә белән чыкканда да куркынычсызлык кагыйдәләрен үтибез. Ятьмәгә балык тотмыйбыз. Кечкенә балыкны суга җибәрәбез, бер кеше биш килодан артык балык тотмый. Чөгә балыгын ашамыйбыз. Ни хикмәт, аны тотарга ярамый, дисәләр дә, базар тулы чөгә балыгы. Кайдан тоталар диген?

Зөлфәт Зиннуров, алып баручы:

– Быел кышкы балыкка чыкканым юк әле. Барысын да хәтерләп бетермим, әмма балык тоту кагый­дәләре турында ишеткәнем бар. Кечкенә балыкны кире җибәрергә кирәклеген дә беләм. Балыкка күп очракта балык кирәк булганга бармыйсың бит инде. Аның нәкъ менә тоту процессы кызык. Әле быел күршем Айназ белән 100 килограмм сазан балыгы тозладык. Бер ай чамасы торгач, тоздан аласың, юасың, эчен аласың, ябылмасын өчен шырпылар кыстырып, өйдә гәҗиткә тезеп салып 1-5 көн киптерәсең. Балык көн узган саен тозлылана бара. Шуңа кемгә ничек ошый – шуның кадәр тота ала. Тәмле, мин тозлы балык яратам.

Марат Насыйбуллин, газета укучыбыз:

– Кагыйдә турында уйлаганым юк, әлегә кадәр штраф салганнары да, тикшергәннәре дә булмады. Балыкка без күбесенчә авыл янындагы сулыкка йөрибез. Балык тоту ни дәрәҗәдә мавыктыргыч булса да, кайберәүләр, гомерләрен куркыныч астына куеп, юка бозга керә. Кызганыч, быел инде корбаннар да шактый. Балыкларның төрле химикатлар белән агуланып үлүе дә борчуга сала.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading