16+

«Төркиядә аны укымаган кеше юк»

Үзенең бер иҗат кичәсендә халык язучысы Аяз Гыйләҗев: «Безнең буын әдәбият каршында үз бурычын начар үтәмәде. Без - әдәбият сагында торучы сәяхәтчеләр», - дигән иде.

«Төркиядә аны укымаган кеше юк»

Үзенең бер иҗат кичәсендә халык язучысы Аяз Гыйләҗев: «Безнең буын әдәбият каршында үз бурычын начар үтәмәде. Без - әдәбият сагында торучы сәяхәтчеләр», - дигән иде.

Узган атнада язучыларның Г. Тукай клубында әдипне 85 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсендә әнә шул сүзләр кабат экраннан яңгырады. Халык язучысы, Аяз абыйның якташы Рабит Батулла аны: «Ул восстание ясый торган кеше иде. Эш аты да иде. Минем Исхак абыйның якын дусты булды. Заманында аңа багышлап роман да язган иде», - дип искә алды.
Кичәдә Фатих Кутлу Гыйләҗевләр гаиләсенә олы бүләк ясады. Аяз Гыйләҗевнең үзе тәрҗемә иткән «Җомга көн кич белән» әсәре әле шушы көннәрдә генә Төркиядә нәшер ителгән. Ул китапларны бирегә кайтартып та җиткергән. «Төркиядә аны укымаган кеше юк»,- диде Фатих Кутлу. Драматург Ризван Хәмиднең әйтүенчә, Аяз абый башка драматургларга да җил-давыл тидерми торган шәхес булган. Бүгенге көндә аның пьесалары ни өчендер сирәгрәк сәхнәләштерелә. Кичәдә «Яра» спектакленнән өзекләрне Фәнис Җиһанша, Зөлфирә Зарипова һәм Ләйсән Рәхимова тетрәндерерлек итеп уйнадылар. Танылган артистлар Хәлим Җәләлов, Әсхәт Хисмәтов һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиев әдипнең әсәрләреннән өзекләр тәкъдим итте. Аяз абыйның якташы булган күренекле артист Наил Дунаев та әдипнең иҗаты турында искә алды. Кайчандыр «Өч аршын җир»дә үзе уйнаган Мирвәли монологын да сөйләде ул. Ринат Таҗетдинов исә А. Гыйләҗевнең, элек язылса да, бүгенге көнгә дә аваздаш булган публицистикасын укыды. Әлеге кичәдә язучының Зәйдән һәм Сарманнан килгән якташлары да үз истәлекләре белән уртаклашты. Шагыйрь Мөхәммәт Мирза үзләрендә Аяз абыйның унга якын хаты саклануын әйтте. Баш мөхәррир буларак, ул киләчәктә «Чын мирас» журналында А.Гыйләҗев иҗаты да урын алачагын белдерде.
Кичәдә Аяз Гыйләҗевнең уллары һәм оныклары катнашты. Хатыны Нәкыя ханым да, кызыклы истәлекләре белән уртаклашып, Аяз абыйның яшьләргә һәм өлкәннәргә яхшы мөнәсәбәтен әйтеп узды. Әлеге кичәне оештыруда ярдәм иткән ТР Мәдәният министрлыгына, Язучылар берлегенә, А.Гыйләҗев иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе яклаган Гүзәл Сәгыйтовага рәхмәтен ирештерде ул.
Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җибәргән чәчәк бәйләмен Нәкыя апага тапшырдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading