Шәһри Казан

«Төрмәдән чыккач та тормыш бар!..»

Газетабызның үткән бер санында Колхоз базары тирәсендә мохтаҗларга ярдәм итү пункты ачылу турында хәбәр иткән идек. «ШК» журналисты әлеге пункт эшчәнлеге белән якыннанрак танышып кайтты.

«Эшле дә, ашлы да булдым...»

«Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Азат Гайнетдиновка волонтер булып эшләп карыйсым килә дип шалтыраткач, иртәгә үк кил, бездә эш күп, булышчылар кирәк, диде. Нәрсәләр эшләргә тиешлегемне дә шунда ук хәл иттек. Мохтаҗларга китерелгән киемнәрне аралап, элгечләргә эләргә һәм аш салып бирергә тиеш булдым. Сөйләшкән вакытка соңга калмыйча килеп тә бастым. Ашарга пешерүче Гөлшат, тәүлек буе шушы пунктта кизү торучы Руслан, тернәкләндерү һәм адаптация үзәгенең социаль бүлек җитәкчесе Сергей һәм ярдәмче Илдар мине елмаеп каршы алдылар. Артык сүз куертып тормыйча, һәр кеше үзенә кушылган эшкә тотынды. Без Гөлшат белән киемнәр кабул итә торган пунктка кердек. Балаларга дигәнен, яхшырак хәлдәгеләрен, кышкы-җәйгеләрен аерып, аларны элгечләргә эләбез. Ул арада берничә машина килеп, пакет-пакет киемнәр калдырып китте.

– Безнең турында шактый кеше белә булып чыкты. Һәр көн шулай киемнәр, ризыклар китерәләр. Мохтаҗ кеше килеп, үзенә кирәкле киемне алып китә. Күп балалы, аз керемле гаиләләргә үзебез үк илтеп бирәбез, – ди Гөлшат.
Ул аерым пакетка балалар киемнәрен тутыра. Аны өч баласын һәм авыру әнисен ялгызы карый торган бер хатынга тапшырачаклар. Бер баласы да инвалид ди, ире гаиләсен ташлап киткән. Биш кеше кечкенә генә бер тулай торак бүлмәсендә яши. Таушалган кием кигән бер егет 38нче үлчәмдә хатын-кыз аяк киемен сорап керде. Кыяфәтенә караганда, яшәү урыны булмаган бер сукбай.

– Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 25 проценты – сукбайлар. Калганнары шушы базарда иске-москылар белән сату итүче әбиләр, арзанлы ризык эзләп базарга килүчеләр, – ди яңа танышым.


Гөлшатның үзенең дә биш бала, ире вафат булган. Бер улы – инвалид, күзләре начар күрә. Олы кызы кияүдә, аның да ике баласы бар. Йортлары яшәрлек хәлдә булмагач, өч бүлмәле фатир арендалап торалар. Шул фатирда тугыз кеше яши. Гөлшат бу оешмага очраклы рәвештә генә килеп эләкмәгән. Ул да шактый тормыш күргән, шактый кыен ашаган. Ире үлгәннән соң, дача күршесендәге бер ир, хатыны булу өстенә, Гөлшатка күз төшереп йөргән.

– Бер адым да атларга ирек бирми иде, сагыз кебек ябышып йөрде. Хатынына да, әнисенә дә әйтеп карадым. Аннан гына бернәрсә дә үзгәрмәде. Бер юлы исә куркытырмын дип кенә, машинам белән ул ирнең өстенә бардым. Бәла аяк астында шул, катырак бәрдергәнмен булып чыкты, ул үлде. Шуннан мине дүрт ел ярымга хөкем иттеләр. Ирнең әнисе килеп, гафу да үтенде миннән. Иң борчылганым исә – олы улымның миннән баш тартуы иде. Юкка борчылганмын, әни, без сине яратудан туктамыйбыз, диде ул. Ике ел да дүрт ай утыргач, чыгардылар. Ул вакытта кечкенә балаларымны олы кызым карады. Колониядән чыгуга ук, Азат Гайнетдиновка мөрәҗәгать иттем. Ул мине эшкә урнаштырды. «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге»нең социаль фатирында яшәүчеләргә ашарга пешерәм. Колониядән чыккан кешегә эшкә урнашу ансат түгел шул, беркайда да көтеп тормыйлар, күпләр синнән йөз чөерә. Ярый әле шушы оешма булды. Эшле дә, ашлы да булдым. Баламның күзенә операция ясатырга да акча белән ярдәм иттеләр, – ди ул.

Тәмле ашаталар

Көндезге 11ләр тирәсендә, тәмле аш исенә алданып берәм-берәм, халык җыела башлады. Биредә сукбайлар гына түгел, хәерче базарында сату итүче әбиләр дә килеп сыйланып китә. Янәшәдә генә ашарга яраклы вакыты чыккан продуктлар сатыла торган чатыр тора. Анда килүчеләр дә монда еш була. Адаптация үзәгендә тернәкләнү узып, базарга эшкә урнашкан егетләр дә төшке ашны шушында килеп ашый. Кем килсә дә, борып җибәрмиләр, аш, бер телем икмәк, баллы чәй бирәләр.
– Тәмле дә пешерәләр инде, бармыйм бүген, яхшы түгел дип әйтәм дә барыбер чыгып китәм, – ди Роза исемле бер әби.

Реклама

Пенсиясе әз булуыннан зарланып алгач, «Ярый әле шушындый мәрхәмәтле кешеләр бар, бушка кием биреп, бушка ашаталар, могҗиза дими ни дисең», – ди ул.
80 яшьләр тирәсендәге әби дә, өстендәге җылы пәлтәсен сыйпап куеп, моннан яхшы киемнәр алып кидем әле, ди. Анысы да үз зарын сөйли, кызы, оныклары белән яшәсә дә, аларга пенсиямне җиткереп бетереп булмый, ди. Минем кем булуым турында сораша үзе. Волонтер дигәч, акчасын бирмәсәләр дә, тамагыңны туйдырып китәрсең, тәмле ашаталар монда, дип куя. Китеп барганда да, ашамый китмә, бушка бит, дип елмая.

Пунктта ике суыткыч тора, төнлә ашарга сорап килсәләр дә, ашатырга әйбер бар. Итне Сокуры бистәсендәге корбан чалу комплексыннан китерәләр. Корбан бәйрәмендә анда мохтаҗлар өчен биш тонна ит җыелган.
– Көненә 200 кешегә ризык әзерләнә, моның өчен 4-5 кг ит китә. Халык киемнәр генә түгел, бәрәңге, яшелчәләр, ярмалар да китерә, – ди ашарга пешерүче Гөлшат.

Евгений исемле сукбай монда көн дә ашарга килә. Ташландык йортта яшәп ятам, ди. Җиде тапкыр төрмәдә утырып чыккан. Ике тапкыр өйләнгән, фатирын беренче хатыны үзенә алган.
– Әтиемне мин белмим, әнием һәм әбием белән яшәдем. Аз керемле гаилә булгач, мине балалар йортына озаттылар. Әби үлде, ә әни турында берни белмим. 16 яшьтән урлаша башладым. Төрмәдән чыккан кешене эшкә алучы юк, тагын урлашам, тагын утырам. Беркемгә дә кирәкмим, – ди ул.
Адаптация үзәге хезмәткәрләре аны эшкә урнаштырып караган, эшлисе килмәгән. Сукбай булып йөрүне өстенрәк күрә ди.

Мунча да булачак

Адаптация үзәгенең административ эшләр буенча җаваплы кешесе Денис Худяков үзе белән юрист алып килгән иде. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә монда юристлар да хезмәт күрсәтә. Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән элемтәдә торалар.
– Шушы көннәрдә генә бер ханым, минем медицина белемем бар, сезгә ничек ярдәм итә алам, дип килде. Бер чәчтарашханә белән сөйләштек, андагы хезмәткәрләр атнага бер тапкыр килеп, мохтаҗларның чәчләрен кисәргә теләк белдерде. Психологлар белән дә эшләргә уйлыйбыз. Мунча да ачып җибәрүебезне сорыйлар. Мөфтият зур ярдәм күрсәтә. Казанның башка районнарында да шушындый пунктлар ачуыбызны сорыйлар. Мохтаҗларның саны көннән-көн арта, мондый пунктлар бик кирәк, – ди Денис.

Элек бу сукбайлар җыела торган урын булган. Пункт ачар алдыннан аларны туплап, кулларына эш кораллары тоттырып, акча биреп, биредә өмә ясаганнар. Беркөнне зур казанда пылау пешергәннәр.
– Халыкка эчмә, наркотик кулланма дип лекция укыганчы, аларга эш-гамәлләр белән социальләшергә булышырга кирәк. Бездә эшләүчеләрнең күбесе төрмәдән чыккан кешеләр, алар белән эшләү бик авыр. Шул рәвешле, бу категория кешеләргә адаптация узарга булышабыз, – ди Денис.

«Тормышымнан канәгать»

Үзәкнең социаль бүлек җитәкчесе Сергей Чухров монда бер ел элек эшли башлаган. Ул үзе дә кайчандыр ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Төрмәдә туган, балалар йортында үскән. Наркотиклар да кулланган.
– Дөрес юлга кереп киткәнемә – җиде ел. Үзем дә төрмәдән чыккан кеше буларак беләм: аннан чыгучыларга адаптация узарга кирәк, югыйсә алар кабат шунда керәчәк. Мин алкоголь һәм наркотикларга бәйле булганнар белән эшләдем. Бер ел элек Азат белән таныштым. Аның белән бергә эшләргә сөйләштек. Эшсез кеше, тамагын туйдыру өчен, урлаша башлый, кабат җинаять юлына баса. Безнең үзәк аларга эш табарга булыша, ашата, киендерә, яшәп торырга фатир бирә. Күбесе, төзәлеп, эшкә урнаша, гаилә кора. Кайчандыр үзе хәлендә булганнарга булыша, – дип, мохтаҗларга ярдәм итү пунктында эшләүче Русланны мисал итеп китерде.
Руслан Рамазанов 20 ел наркотик кулланган. Ике тапкыр колониядә утырган.
– 16 яшемдә үк авыр наркотиклар куллана башладым. Эшкә дә урнашып карадым, әмма бөтен акча шул наркотикка китә иде. Өйләндем, ике балам булды, ел ярым яшәгәннән соң, хатыным балаларым белән аерылып китте. Әниләр бик гарьләнә иде, күз яше белән, мәчеткә баруымны, яңа тормыш башлавымны сорадылар.


Урлашкач, өйгә дә кертмиләр иде. Икенче тапкыр колониягә утыргач, әнием миңа: «Гомерем буе болай елаганчы, үлсәң, ичмаса, бер тапкыр елар идем дә онытыр идем», – диде. Шуннан мин айнып киткәндәй булдым, кабат намаз укый башладым, гарәп язуын өйрәндем, хәзер Коръән дә укый беләм. Колониягә Азат килеп йөрде, ярдәм итәргә әзер булуларын әйтте. Иреккә чыккач, аңа шалтыраттым. Ул миңа эш бирде. Интернет аша бер кыз белән таныштым. Аның белән өйләнештек, балабыз бар. Ул да ислам динен кабул итте. Чын тулы тормышның нәрсә икәнен 42 яшемә җиткәч кенә аңладым. Ярый, әти-әнием исән, минем өчен хәзер күңелләре тыныч. Вафат булсалар, үкенеч булып калыр иде. Күп елаттым шул аларны. Хәзер исә иртән сөенеп торам, сөенеп йокларга ятам. Кешеләрдән рәхмәт сүзен ишетү бик рәхәт! Ә иң мөһиме – төрмәдән чыккач та тормыш бар икән, – ди ул.

Альберт Каюмов һәм Денис Худяков  фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: