Апрель - татар халкы өчен Тукай ае ул. Туган тел ае. Бөек шагыйребезнең онытылмас әсәрләре, «Туган тел» җыры буыннан буынга күчеп, бүген дә күңелләрдә яши икән, димәк, Тукайдан килгән туган тел дә саклана. 26 апрельдә республикабызда ел саен Туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм белән татарстанлыларны Республикабызның Дәүләт Советы...
- Туган тел һәм әдәбият - чорларны һәм мәдәниятләрне тоташтыра торган юл, бер халыкның иң яхшы иҗат казанышларын бөтен халык байлыгына әверелдерү өчен кабатланмас мөмкинлек. Иң яхшы әдәби әсәрләр белән һәрдаим танышып торыгыз. Әдәби телнең матурлыгын күңелегезгә сеңдерегез, ана телендә күбрәк языгыз һәм сөйләшегез. Әдәбият елында Туган тел көне - һәркайсыбыз өчен һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын! - диелә аның котлавында.
«Туган телен белмәгән кеше ул - чүп, ә милләте белән горурланмаган халык - чүп оясы», - дигән бер фикер иясе. Тарихта чүп оясы булып калырга язмасын иде. Телебезне саклау үзебездән тора.
Ял көннәрендә Казанда Туган тел көне уңаеннан шактый чаралар оештырыла. 25 апрель көнне сәгать 12.00дә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры каршындагы мәйданда тантаналы бәйрәм концерты узачак. Татарстан Язучылар берлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, анда Тукай премиясе лауреатлары билгеле булачак, быел алдагы еллардан аермалы буларак, Татарстан лидеры лауреатларга бүләкне дә шул көнне тапшырыр, мөгаен. 26 апрельдә сәгать 11.00дә Тукай скверында бөек шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк салачаклар, аннары тантана Шигърият бәйрәме белән дәвам итәчәк. Төп мәйданда уза торган опера каршындагы митингны «Яңа Гасыр» каналыннан турыдан-туры трансляцияләячәкләр.
Бауман урамын исә яшьләр гөрләтәчәк. 26 апрель көнне 15.00 сәгатьтә Бауман урамында «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең ун еллыгына багышлап, зур концерт узачак. Шулай ук, татар хәрефләреннән инсталяция, урамдагы кешеләргә русча-татарча сүзлекләр һәм «Мин татарча сөйләшәм» логотибы төшкән түштамгалар, футболкалар таратылачак, татарчаны начар белгән оешмаларга антипремияләр тапшырылачак. Концертта «Голос. Дети» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясар дип көтелә.
Кич 17.00 сәгатьтә исә Тинчурин театры Габдулла Тукайның «Сөй гомерне!» дип исемләнгән шигъри драмасын күрсәтәчәк. Әлеге спектакль Тукайның 1907‑1913 елларда иҗат ителгән үлемсез шигырьләре һәм «Исемдә калганнар» автобиографик повестена нигезләнеп сәхнәләштерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар