Шәһри Казан

Тукай бүләгенең дәрәҗәсен ничек күтәрергә?

Тукай бүләгенә «Кол Шәриф» мәчетен төзүчеләр лаек. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә Татарстан хөкүмәтенең вице-премьеры һәм бәйгенең комиссия рәисе урынбасары Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева җиткерде.

«Мәдәният өлкәсендәге иң зур Дәүләт бүләге - Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең кандидатлары ачыкланды. 17 кешедән торган Президент каршындагы комиссия әгъзалары, яшерен сайлау үткәреп, «Кол Шәриф» мәчете архитектура комплексы иҗат коллективы файдасына тавыш бирде. Шулай да ахыргы сүзне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әйтәчәк», - диде Зилә Вәлиева. Шулай итеп, 300 мең сумны Искәндәр Сафиуллин, Сергей Шәкуров, Андрей Головин, Әнвәр Саттаров, Альбина Даишева, Зөфәр Галиуллин һәм Рөстәм Зәбировлар үзара бүлешәчәк.
Зилә Вәлиева әйтүенчә, быел әлеге премиягә 18 дәгъва кылучы булган. Төрле сәбәпләр аркасында, 5 тәкъдим кире кагылган. Калган 12 кандидат арасында сайлаучылар чагыштырмача тигез тавыш биргән.
Зилә Вәлиеваның: «Тукай бүләгенә дәгъвачы буларак җәмәгатьчелек алдында иң танылган сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә. Әлеге сайлауда без бу сүзләргә максималь якын килдек. Быел бер генә премия бирелү Тукай бүләгенең дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәк», - дигән сүзләреннән соң, журналистлар премиянең күләменә игътибар юнәлдерде. «Бу мәсьәләне Президент хәл итәчәк. Премиянең күләме киләчәктә барлык лауреатлар өчен дә арттырылырга мөмкин», - диде ул.
Конференциядә Тукай премиясенең дәрәҗәсен күтәрү, акча суммасын арттыру һәм аны берничә елга бер генә кат бирү мәсьәләсе дә кузгатылды. Ә берьюлы әллә ничә премия бирүләр Габдулла Тукайның түгәрәк даталарын уздыру хөрмәтенә оештырылганлыгы аңлатылды. Шулай итеп, быел башка кандидатларның һәммәсенең дә иҗат җимешләре мактау һәм хөрмәткә лаеклы, әмма алар үзара тигез дәрәҗәдә. Һәрхәлдә, соңгы сүз бүген Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәмендә әйтеләчәк.

Реклама

Кадерне бизмәннәргә салып үлчәп булмый
Бүген - Габдулла Тукай туган көн. Шул уңайдан ел саен Казанда Шигырь бәйрәме үткәрелеп килә. Бу көнне шулай ук Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләрен дә игълан итәләр. Әмма бөек шагыйребезне кадерләү шушы чаралардан ары узмый. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен әле без һаман Тукайны милли лидер дәрәҗәсенә күтәрә алмыйбыз?

Кадрия ИДРИСОВА, ТР Мәдәният министрлыгының идарә эшләре җитәкчесе:
- Кадер-хөрмәтләүләрне бизмәннәргә салып үлчәп булмый. Ләкин бөек Тукаебыз һәр татарның күңелендә булырга тиеш. Шагыйрьнең үзе язып калдырган шундый юллары бар: «Килер бер вакыт, үзебезнең биографиябезне генә түгел, һәр шигырь юлларын бөртекләп өйрәнерләр». Минем ышануымча, андый көн килеп җитәчәк. Ни өчен дигәндә, Тукайга багышланган төрле шигырь уку конкурслары оештырылып килә. «Сөйкемле Шүрәле» дигән бәйге бара. Әлеге чараларда меңнән артык бала катнаша. Әгәр дә балалар мондый бәйгеләр белән кызыксына икән, Тукаебыз әле онытылмаячак.

Рәшит САБИРОВ, Татарстанның халык артисты:
Татар үзенең халкын күтәрә белми. Әнә башкортлар үзләренең курайларын милли уен коралы итеп күтәрделәр. Ә безнең халык милли баш киеме булган түбәтәен дә күтәрә алмый. Татарга аңа милли мәктәбең дә, телең дә кирәкми, акчасы, матур киеме, тамагы тук булса, аңа шул җиткән. Узган елны Тукайның 125 еллыгына ЮНЕСКО миллионнар бүлеп бирде, ул акчалар кая китте? Юбилейга аның бер генә китабы да чыкмады. Театрлар бер генә спектакль дә куймады. Шул ук Тукай премиясен генә алыйк. Нигә аны ел саен фәлән хәтле кешегә бирергә? Нигә аны ел саен таратырга? Ул премияне ипи карточкасын тараткан кебек тарата башладылар бит. Тукай ул хәзер кем өчендер акча эшләү «кормушкасы» гына.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: