16+

Уеннар белән хушлашасы килми...

Универсиада уеннарының ябылу тантанасы чынлап торып «Хыялларның чынга ашу киче» булачак. Тамашачыларга күрсәтеләчәк ул шоуны режиссер төркеме шулай дип атаган.

Уеннар белән хушлашасы килми...

Универсиада уеннарының ябылу тантанасы чынлап торып «Хыялларның чынга ашу киче» булачак. Тамашачыларга күрсәтеләчәк ул шоуны режиссер төркеме шулай дип атаган.

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының ябылу тантанасына әзерлек тәмамланып килә. Ике атна барган Универсиада циклына нәтиҗә ясалачак, ул чара ачылыш тантанасыннан бер дә ким булмаячак, дип ышандыра аны оештыручылар.
Казан мэры Илсур Метшин әйтүенчә, башкаладагы Универсиада тамашачылар, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары арасында зур кызыксыну уяткан. Бүгенге көнгә 743 мең 434 билет сатылган. Бу Универсиада тарихында зур рекорд булып тора. Универсиаданың Мәдәни паркын 200 мең кеше тамаша кылган.
«Казан-2013» башкарма дирекциясе» җитәкчесенең урынбасары, Универсиада ачылышы һәм ябылыш тантаналарының башкарма директоры Игорь Сивов хәбәр итүенчә, ул ачылыш тантанасыннан аерылып торачак. Анда, спортчылардан кала, уеннарның аерылгысыз өлеше булган волонтерлар парады да булачак. Тамашачылар өчен Гарик Сукачев, Сергей Лазарев, Нюша, Тимур Родригез, Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Елка, «Zdob si Zdub», «Би-2», «Каста», «Мумий Тролль», «Серебро» коллективы чыгыш ясар дип көтелә. Тантананы Земфира чыгышы төгәлләячәк.
«Казан-Арена» футбол стадионына килүчеләрне 260 автобус бушка таратачак. Метро иртәнге өчкә кадәр эшләячәк. Чара барышында Ямашев һәм Җиңү проспектларында, Чистай урамнарында хәрәкәт туктатылып торачак.
«Ябылыш тантанасы» сүзтезмәсе моңсу яңгырый. Бу вакыйга белән хушлашасы килми, әмма бәйрәм берничек тә озакка сузыла алмый. Безгә Универсиада калдырган мирасны гына сакларга кала. Барлык төзелгән спорт корылмалары профессиналь спорт вәкилләре, студентлар, спорт мәктәпләре һәм казанлылар өчен эшләячәк», - дип белдерде Илсур Метшин.
Билетлар җитмәүгә килгәндә, мэр, Президент Рөстәм Миңнеханов сүзләренә генә кушыла алам, тантананы карарга теләүчеләрне сыйдыру өчен стадион кечкенә булды, диде. Күңелсезләнергә кирәкми, ул телевидениедән турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading