16+

Укытучыны атып үтергән

Мәктәптә укытучылар белән укучылар арасында җиңелчә низаглар гел булып тора һәм, гадәттә, алар көндәлеккә «икеле» билгесе кую, директор янына әти-әниләрне чакыру, укучының үпкәсе белән тәмамлана.

Укытучыны атып үтергән

Мәктәптә укытучылар белән укучылар арасында җиңелчә низаглар гел булып тора һәм, гадәттә, алар көндәлеккә «икеле» билгесе кую, директор янына әти-әниләрне чакыру, укучының үпкәсе белән тәмамлана.

Кичә Мәскәүнең 263 нче урта мәктәбендә укучының география укытучысына рәнҗеше уку йорты эчендә ут ачуга һәм ике кешенең үлеменә китереп җиткерде.
Әлегә бу вакыйгага карата Тикшерү комитетыннан алынган мәгълүматлар якынча гына һәм алга сөрелгән версиянең кайбер урыннарының төгәл булмаулары ихтимал. Хокук сакчыларының фаразлары буенча, әлеге мәктәпнең яхшы өлгерешле 10 нчы класс укучысын, әтисенең мылтыгын алып, мәктәптә ут ачарга география фәне укытучысына карата җитди үч хисе этәргән. Нәтиҗәдә, яшүсмер үзенең үч объектына дүрт мәртәбә аткан. Аннары укучы полиция хезмәткәрләре белән дә атышып, аларның берсен үтергән, икенчесен яралаган. Соңыннан ул, егерме кешене тоткынлыкка алып, бер сыйныф бүлмәсенә бикләнгән. Тоткыннарны җибәрергә һәм хокук сакчыларына бирелергә яшүсмерне әтисе күндергән.
Ул хәзер тикшерү изоляторында. Хокук сакчыларына аны җинаятькә барырга нинди сәбәпләр этәргәнен җентекләп өйрәнергә туры киләчәк. Яшүсмернең, дөрестән дә, рәнҗү аркасында башы әйләнгән һәм аның психик халәте какшаган булганмы, әллә инде җинаять мотивлары бүтәнме - монысын тикшерү күрсәтер. Ничек кенә булмасын, укучыга, кылган гамәлләре өчен, Җинаять кодексы буенча җавап бирергә туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading