16+

Укытучының булганлыгы укучыларыннан күренә

Илсур Метшин укучылары Бердәм дәүләт имтиханын 100әр баллга тапшырган укытучылар белән очрашты.

Укытучының булганлыгы укучыларыннан күренә

Илсур Метшин укучылары Бердәм дәүләт имтиханын 100әр баллга тапшырган укытучылар белән очрашты.

Кичә, Укытучылар көне алдыннан, Казан мэры Илсур Метшин укучылары Бердәм дәүләт имтиханын 100әр баллга тапшырган укытучылар белән очрашты. Әңгәмә форматында барган форумда БДИ мәсьәләсен хәл иттеләр.

– Без сезнең белән очрашып, күзгә-күз карап сөйләшеп булсын дип, беренче тапкыр шундый формат сайладык. Әле дә БДИ тирәсендә бик күп бәхәсләр йөри. Совет заманы укыту системасымы, әллә хәзерге БДИ системасы яхшымы икәнен әле укытучылар үзләре дә аңлап бетермәгәндер. Совет заманында безне мәктәптә космонавтлар әзерләгән кебек укыттылар. Физиканы, химияне дә, сызымны, җырны да бер дәрәҗәдә яхшы белергә тиеш иде бала. Хәзер БДИ бирү өчен сайлап алган дүрт фәнгә генә басым ясыйлар. Совет мәктәпләрендә без репетитор ялламыйча гына укыдык. Ә хәзер БДИ бирү өчен репетитор кирәк. Кайсысы дөресрәк икән? Федераль үзәктән ниндидер акыллы фикерләр килүен, безгә эш юнәлешен җибәрүләрен көтеп торырга кирәкми. Үзебезгә бу сорауларга җавап биреп, бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Минем өчен белем бирүнең төп күрсәткече – баланың мәктәпкә барырга ашыгуы һәм мәктәптән кайтырга ашыкмавында, – дип, укытучыларны да, үзен дә борчыган сораудан башлады чыгышын Илсур Метшин.

Быел Казан буенча 89 бала БДИны иң югары баллга биргән. Узган ел белән чагыштырганда, бу – ике тапкырга зуррак сан. 100 балл җыйган 47 укучы югары белем алу өчен дә Казанны сайлаган. Калганнары Мәскәү һәм Санкт-Петербург вузларына киткән. Илсур Метшин сүзләренчә, бүген БДИ – мәктәпнең белем бирү сыйфаты күрсәткече дә булып тора.
Форумның алып баручысы – Казан шәһәре Яңа Савин районының 85нче мәктәп директоры Ренат Хәйбуллин сүзләренчә, ил буенча караганда, Казан өч фәннән иң югары нәтиҗәләр күрсәткән. Быел 20 Казан укучысы химиядән 100 балл җыйган. Россия буенча химиядән 100 балл җыючылар барлык күрсәткечнең ун процентын тәшкил итә. Казан буенча әлеге саннар 22,5 процентка җиткән. Димәк, илнең булачак иң яхшы химикларының күбесе нәкъ менә Казаннан чыга.
Информатика фәненнән 15 бала имтиханны 100 баллга тапшырган. Россия буенча әлеге фәннән 100 балл җыючылар барлык күрсәткечнең дүрт процентын гына тәшкил итсә, Казан буенча 17 процентка җиткән. IT-технологияләре алган киткән республика өчен бу саннар аңлашыла да. Шулай ук БДИ бирү буенча иң авыр фәннәрнең берсе булган биологиядән Россия буенча 100 баллны бер процент кеше җыйса, Казанда әлеге күрсәткеч биш тапкыр күбрәк. Ә менә математика һәм рус теле буенча Казан уртача күрсәткечләрдән аз гына югарырак әле, яхшыга ук барып җитми икән.

Бу уңайдан һәр укытучының фикере төрле. Казанның 159нчы лицее химия укытучысы Әлфия Нуриеваның ике укучысы имтиханнарын – 100, өч укучысы – 98, тагын өч укучысы 95 баллга биргән.
– Минем быел 14 укучым химиядән имтихан бирде. Аларның берсе дә аерым репетитор ялламады, мәктәптә минем белән генә шөгыльләнде. Укучының 100 балл җыюы – бер еллык хезмәт кенә түгел ул. БДИга без VIII сыйныфтан максатчан әзерләнә башлыйбыз. Безнең профильле сыйныф. атнасына химия өч тапкыр керә. XI сыйныфта, шуңа өстәп әле, сәгать ярым өстәмә әзерләнү өчен вакыт бирелә. Балаларны нинди олимпиадаларда да сынап карадым. Бу да үзенә күрә фәнгә яңа яктан караш. 14 укучымның бары өчесе генә түләүле бүлеккә укырга керде, калганнары – бюджетта. Казан, Мәскәү, Ижау һәм Ульяновск вузларын сайлады. Бу да, минемчә, югары күрсәткеч, – ди укытучы.

БДИ белән генә белемнәрне сынап карап булмый дигән фикерләргә дә үз җавабы бар Әлфия Нуриеваның.

– Җиде ел элек БДИны 95-100 баллга тапшырган укучыларым хәзер югары уку йортларын тәмамлап эшли башлады. Алар барысы да вузны кызыл дипломга тәмамлады. Димәк, БДИдан югары баллар җыя алган укучылар югары уку йортларында да яхшы укый ала, – ди ул.
177нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Переведенцова сүзләренчә, БДИны зур баллга бирү күп очракта баладан тора.

– Имтиханнан югары балл җыюда баланың өлеше 60-80 процент. Без, укытучылар, күбрәк аңа имтиханга әзерләнү өчен юнәлеш кенә бирүче. Калганы инде баланың тырышлыгыннан тора. Минем дә балалар БДИга репетиторларсыз әзерләнде. Дәрестән тыш мин аларга бик күп итеп инша яздыра идем. Бөтен сыйныф өчен аерым дәресләр үткәрдем. Уңышлы БДИ бирүләре бәлки шуннан да торгандыр. Укытучы, белем бирүдән тыш, балага рухи кыйммәтләр бирергә тиеш әле. Аеруча да рус әдәбияты укытучыларына кагыла бу, – ди Елена Переведенцова.
Казанның 131нче лицей укытучысы Әлфия Сафонова кайбер имтихан сорауларының бик үк дөрес формада куелмаганлыгына басым ясады.

– Укучыларның төп хатасы – БДИ сорауларын дөрес һәм игътибарлы укымаулары. Кайбер сораулар шулкадәр буталчык бирелгән. Бала түгел, мин дә төшенә алмыйм. Бу очракта мин балаларга рус теле грамматикасына нигезләнеп сездән нәрсә теләгәннәрен аңларга тырышыгыз дим, – ди химия укытучысы.

Казанның 4нче интернат-гимназиясе җәмгыять белеме укытучысы Арслан Юлдашев сүзләренчә, сәләтле балалар гына имтиханны 100 баллга бирә ала дигән фикер белән килешми икән.
– Укытучыдан да күп нәрсә тора. Ул баланы үз артыннан ияртә белергә, үзенә ышанырга ярдәм итәргә тиеш. Сәләтле булып кына имтиханны югары баллга биреп булмый, – ди ул.
Гомумән, Илсур Метшин узган уку елының нәтиҗәләре белән канәгать калган. Ул Казанның мәгариф тармагында Татарстан буенча гына түгел, ә Россия буенча да лидер булуын искәртте.
– Мине никтер мәктәпкә капиталь ремонт барганда яки подвалны су баскан вакытта гына чакыралар. Ачык дәресләрегезгә, болай гына иркенләп сөйләшеп утырырга да чакырыгыз. Мин сезнең өчен һәрвакыт ачык. Әгәр дә берәр фикер-тәкъдимнәрегез бар икән, минем почтама җибәрегез. Ул Казан мэриясе сайтында күрсәтелгән, – диде шәһәр мэры.

Балалары БДИдан 100 балл җыйган укытучының гомуми йөзен формалаштырганнан, гадәттә, югары педагогик белеме, тәҗрибәле эш стажы булган хатын-кыз укытучыларның балалары имтиханны югары баллга тапшыра икән.

Денис Гордейко фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading