Шәһри Казан

Универсиада татарча да белә

6 июль көнне 2013 елда узачак Универсиадага нәкъ бер ел калды. Шул уңайдан башкалабызның берничә мәйданында бәйрәм оештырылды. «Шәһри Казан»ның яшь хәбәрчеләре барысын да үз күзләре белән күреп кайттылар.

Универсиаданың рәсми сайтында Бауман урамындагы чара көндезге сәгать бердә башлана дип язылган иде. Әзерлек барышын да үз күзләрем белән күрим дип, тулай торактан иртәрәк чыгып киттем. Тик ашыкмасам да булган икән. Мин килгәндә, Универсиада көннәрен якынайтачак электрон сәгатьле стелла әзер дә түгел иде әле. Ике сәгать тырыша торгач, осталар, ниһаять, эш коралларын җыеп, китеп бардылар. Башланды! Ике сәгатем бушка узуына пошынып, сәхнә янынарак елыштым.
Бер сәгать дәвамында оештыручылар уеннар уйнатып, җыр-бию белән җыелган халыкның күңелен күрде. Үзенә күрә бүләкләре дә бар иде: мендәр, чынаяк-тәлинкә, кулчатыр, суыткычка ябыштырырга магнит - барысы да Универсиада тамгалы. Тик бөтен кеше дә биредә нәрсә барганын гына аңлап бетермәде, ахры. Уенда катнашырга чыккан Дәүләт исемле егеттән алып баручы: «Бүген бездә нинди бәйрәм?» - дип сорагач, егет: «Белмим», - дип, җилкә сикертте. Тирә-яктагы язуларга игътибарын юнәлткәч, җыелган халыкның әйтеп торуына колак салгач кына, елмаеп: «Казанда Универсиада булачак!» - диде. Калганын аның өчен алып баручы үзе әйтеп бетерде.
Ак футболкалы, төрле байраклар белән «коралланган» волонтерларны өйрәтеп торасы да юк: кайчан кул чабарга, кайчан кычкырырга кирәген ятлап бетергәннәр инде. Чараны «җанландыру»да аларның өлеше зур булды.
Бауман урамын башка мәйданнар белән махсус телекүпер тоташтырды. Сәгать дүрттә, зур спорт бәйрәменә төгәл бер ел калгач, бөтен мәйданнар да «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендәге Президентыбызны күрде. Рөстәм Миңнеханов Универсиада вәкилләрен бүләкләде. Яңа төзелеп килүче стадион, Универсиада авылы, Камал театры мәйданнары чиратлашып Ил башлыгын сәламләделәр. Бауман урамында урнаштырылган сәхнәгә Казан мэры Илсур Метшин күтәрелде. Соңыннан бөтен халык Президент белән бергәләп электрон сәгатьне кабызды: «Ун, тугыз, сигез... бер, ноль». Старт! Төгәл бер елдан Казан зур спорт бәйрәме башкаласы роленә керәчәк.
Хушлашканда, алып баручы халыкны «Казан ярминкәсе» мәйданына барырга кыстады. Анда Универсиада вәкилләре җырчы Полина Гагарина һәм үзебезнең «Jukebox» төркеме концерты көтелә иде.
Шунысы куанычлы: Универсиада турындагы рус һәм чит ил көйләре арасында бер татарча җыр да яңгырады. Татарстанда узачак бәйрәмдә тамчы гына булса да миллилек булачак икән әле. Бер ел эчендә җыр «кирәкле»ләр исемлегеннән төшеп калмаса, әлбәттә.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Казан байкерлары тарихта калачак
Универсиада әләменең FISU тарихында иң масштаблысы Камал театры каршындагы мәйданда булгандыр, шәт. Һәр почмакта нидер маташтыралар. Барысын да күрәсе, барысына да өлгерәсе килә. Шулай кая сугылырга белмичә торганда, роликлы егет кулыма «Coca-Cola» тоттырып китте. Өстән кыздырып торган кояш астында йөргәндә салкын эчемлек комачау итмәс, дип сөенеп куйдым. Тукта! Кайчаннан бирле бездә «сыр»ны бушка тарата башладылар әле? Хм... Универсиада чынлап та могҗизалар ясый, ахрысы. Әнә бит, мәйданның икенче башында Универсиаданың тагын бер иганәчесе «Мегафон» компаниясе дә телефонга сим-карталар өләшә. Карганың күзе чүптә булган кебек, студентның да күзе гел файда эзләүдә инде ул. Ә бит янәшәдә ни генә кыландырмыйлар! Кара син ул озын-озын стритбол (урам баскетболы) уйнаучы егетләргә! Эссе көн дип тормыйлар, тупны бер-бер артлы оста итеп кәрҗингә кертә торалар. Көн дәвамында командалар арасында барган әлеге ярыш беркемне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Стритбол белән кызыксынмаучылар футбол буенча күрсәтмә чыгышлар карап кинәнде. Кабартылган футбол тартмасында яшьләрнең, бер-берсен ега-ега, туп артыннан йөгерүен күзәтү кызык икән.
Чү, баш очыннан гына нидер очып китте түгелме?! Тагын берәү... Ни булыр дип, башымны өскә күтәрдем. Һавада «зыр-зыр» килеп очкычлар әйләнә. Юк, МЧС истребительләре дә чыгыш ясаган дип уйлый күрмәгез, радиоидарәле очкычларның үз осталыкларын күрсәтүе бу. Аларның чыгышлары бигрәк тә балаларның күңеленә хуш килде - «миңа да шундый кирәк», дип, әти-әниләренә «заказ»ны биреп тә куйдылар.
Менә алып баручы Кабан күлендәге чыгышлар турында игълан итте. Бәйрәмнең иң кульминацион ноктасы шушы булгандыр, мөгаен. Кулларына Универсиада әләме тоткан «Мираж» клубы спортчылары су чаңгыларында төрле күнегүләр күрсәтте. Трамплиннан да сикерделәр, бер-берсе өстенә басып, «пирамида» да ясадылар, трюкларда ялгышып, суга да чумып алдылар... Алардан ерак та түгел җилкәнле көймәләр регатасының судагы күргәзмәсе оештырылган иде. Эх, бер генә тапкыр булса да шул кечкенә көймәнең руленә «капитан» булып утырсаң иде... Юк шул, күз ачып йомганчы, йөзде-китте көймәләр.
Театр каршындагы мәйданда тамаша әле башланды гына. Биш континентны символлаштыручы биш студент XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми факелын Парижга алып баруга лаек булды. 12 июльдә Франция башкаласында 2013 елгы Универсиаданың уты кабызылачак икән. Ул да булмады, мәйдан уртасына үзләренең тимер «ат»ларына атланган «Төнге бүреләр» байкерлары килеп туктады. Шәһәр халкы белән бергә факелны алып баручыларны әлеге «бүреләр» дә озата барачак. Теләге булган һәр кеше байкерларның горурлыгы - мотоциклларга утырып фотога төшү бәхетенә иреште. Әйе, бәхет дим. Чөнки бу тимер «ат»лар Универсиада-2013 тарихына кереп калачак.
Һава торышы кызу булуга карамастан, бәйрәм шәп узды. Халыкка күтәренке кәеф бүләк итте бу бәйрәм. Ләкин бәйрәмдә катнашучылар өчен генә шулай булды, ахрысы. Казан үзәге буйлап тезелгән озы-ын бөкедә утыручы машина шоферларының йөзендә шатлыкның әсәре дә күренмәде. Озак калмады, түзегез инде бәгырькәйләрем!
Мәрьям АБДУЛЛИНА

«Кыш бабай» бүләк өләште
«Казан ярминкә»се мәйданында әлеге чара өчен махсус зур сәхнә урнаштырылган иде. Кеше юклыгын күргәч: «Дөрес җиргә килдемме икән?» - дигән уй туды. Универсиада волонтерларыннан сорагач кына шикләр таралды. Тик мәйданда 15-20 кеше генә булуы сәер иде. Әллә бәйрәм эш вакытына туры килгәнгә кеше аз, әллә халыкның Универсиадага битарафлыгы көчле - белмәссең.
Концерт озак көттермәде. Башта Казан турында видеоролик күрсәтелде. Аннары «Овация» төркеме, Катя Герасимова, Юля Хөсәенова, Настя Рахель чыгыш ясады. Рус һәм чит телләрдә җырлар башкарды алар. Тик татарча җырлар санаулы иде. Аның каравы алып баручы татарча шаяртты.
Универсиаданың рәсми партнеры булган «Coca-Cola» компаниясе бәйрәмдә футбол буенча «чемпионат» та үткәрде. Үз гомеремдә беренче тапкыр күлмәктән батутта футбол уйнадым. Командабызның 2:0 белән бирешүенә карамастан, безгә дә бүләккә җанатар быргылары тәтеде. «Казан ярминкәсе»ндәге концерт мәйданын сегвейда (Сегвей - үзлегеннән тигезлек саклый торган ике көпчәкле электр самокаты. - А.М.) урап килергә дә мөмкин иде.
Казанның төрле югары уку йортлары черлидинг төркемнәре дә катнашты бәйрәмдә. Идел буе спорт академиясе, КФУ, КИИТУ (КХТИ)ның черлидинг осталары Универсиаданың төрле мәйданнарында чыгыш ясаячак. Бу концертта биюләре үзенә күрә бер репетиция булды.
Универсиадага кагылышлы викторина да үткәрелде. Алып баручы җиңүчеләргә бүләкләр өләшкәндә, үзен зур капчыклы (бу очракта капчык ролен пакет үтәде) Кыш бабай белән чагыштырды. Бүләкләр - Универсиада эмблемасы ябыштырылган блокнот, галстук, браслет иде.
Аннан соң мәйданга 11 мотоциклда байкерлар килеп керде. Шри-Ланкадан килгән кыз, Универсиада факелын тотып, сәхнәгә менде. Татарча «исәнмесез», «рәхмәт» кебек сүзләрне дә шушында өйрәнде ул. Универсиадага кадәр татар телен өйрәнергә сүз бирде.
Кичкә таба КФУ үзенең концерт программасын тәкъдим итте. Эш вакыты тәмамлангач, халык Казанның «Jukebox» төркеме һәм Мәскәү кунагы Полина Гагарина концертына җыелды.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: