16+

Универсиадага әзерлек – көнүзәк мәсьәлә

Кичә Казан Ратушасында Казан шәһәр Думасының XIX сессиясе булып узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Александр Гусев һәм ТР Премьер-министрының урынбасары Әсгать Сәфәров та катнашты.

Универсиадага әзерлек – көнүзәк мәсьәлә

Кичә Казан Ратушасында Казан шәһәр Думасының XIX сессиясе булып узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Александр Гусев һәм ТР Премьер-министрының урынбасары Әсгать Сәфәров та катнашты.

Сессия 2013 елдагы Халыкара Универсиадага әзерлекнең барышы турындагы мәсьәләне караудан башланды. Универсиадага әзерлек Оештыру комитеты раслаган Төп чаралар планы нигезендә алып барыла. 2012 елга каралганнарыннан 22се тулы күләмдә башкарылган, 10ысында эш дәвам итә. Бүгенге көнгә 28 спорт корылмасында төзелеш тәмамланган. Гамәлдәге спорт корылмаларында да төзекләндерү эшләре башланган. Универсиада үз эченә спортның 27 төрен алачак. Әзерлек барышында Казан шәһәренең транспорт инфраструктурасын модернизацияләүгә зур игътибар бирелә. (Хәер, без моны шәһәр буенча хәрәкәт иткәндә үзебез дә тоябыз.) Универсиадада дөньяның 170 иленнән 13,5 мең тирәсе спортчы катнашачак. Аның барышын 1500дән артык ММЧ вәкиле яктыртачак. Россиядән һәм чит илләрдән 100 меңләп турист һәм җанатар килер дип көтелә. Туклану һәм медицина хезмәте күрсәтүне оештыруга, иминлекне тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Гомумән алганда, эшләр 80 процент күләмдә башкарылган. Бу халыкара спорт чарасына әзерлекнең барышын Студентлар спортының халыкара федерациясе, РФ һәм ТР Хөкүмәтләре контрольдә тота.
Сессия каравына өстәмә рәвештә Казан шәһәрендә хуҗасыз хайваннарны аулау һәм карап тоту турындагы мәсьәлә дә кертелгән иде. Бу мәсьәләне чишү өчен шәһәр бюджетыннан 2009-2011 елларда ел саен 19 млн сум бүленгән. Әмма узып баручы елга 11,9лык сум гына салынган. Чаралар муниципаль контракт кысаларында башкарылган. Финанслауның чикле булуы әлеге эшләрнең күләме кимүгә китергән. Нәтиҗәдә, шәһәр халкыннан шикаятьләр арткан.
Киләсе елда Казан XXVII Халыкара җәйге Универсиадасын кабул иткәндә, санитар-эпидемиологик тотрыклылык һәм башкала халкы белән кунакларның иминлеге беренчел мәсьәләгә әйләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading