Шәһри Казан

«Унверсиадада чыгыш ясыйсыбыз килә»

27 апрельдә булачак «Большие танцы» проекты финалы алдыннан Казан командасы җиңү рухы белән яна.

Реклама

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясе барышында команда хореографы Алинә Барилова шулай дип җиткерде. Чарага шулай ук «Большие танцы» проекты баш хореографы ярдәмчесе Энтони Трейэарн һәм проектта катнашучы берничә биюче дә килгән иде.
Команда хореографы сүзләрен­чә, ярымфиналда чыгыш яхшы килеп чыккан. «Моңа ирешү өчен бик зур хезмәт куйдык, әзерләнү авыр булды, чөнки кыска вакыт эчен­дә бик күпне башкарырга кирәк иде, - дип билгеләде Барилова. - Без барысын да 100 процентка башкардык, үз чыгышыбыздан канәгать». Казан командасы чыгышын «Большие танцы» проекты баш хореографы ярдәмчесе Энтони Трейэарн да югары бәяләде.
Алинә Барилова Казан командасы составында Универсиада ачылу һәм ябылу тантаналарында катнашучы егетләр һәм кызларның булуын әйтте. «Бөтендөнья студентлар уеннары ачылышында һәм ябылуында бию теләгебез бик зур, бәлки, Универсиадага багышланган номер белән чыгыш ясарбыз. Номер чыннан да лаеклы, матур, без аңа көчебезне салдык һәм Универсиадада тәкъдим ителгән спорт төрләрен күрсәттек, - дип билгеләде Алинә. - Чакырсалар, шәп булыр иде. Без моны бик тә телибез. Чакырырлар дип уйлыйм».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: