16+

Урамга чыгып, чир эзләмә

Мэриядә үзбикләнү режимы вакытында эшчәнлек барланды

Урамга чыгып, чир эзләмә

Мэриядә үзбикләнү режимы вакытында эшчәнлек барланды

Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә, коронавирус сәбәбендә кертелгән үзизоляция режимы таләпләрен үтәгән казанлыларга, авыруларны дәвалауда фидакарь эшләүче медицина хезмәткәрләренә, режим таләпләрен үтәүне таләп иткән полиция хезмәткәрләренә, волонтерларга рәхмәт әйтте.

Медицина

Башкаланың сәламәтлек сак­лау идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гайфуллина хәбәр иткәнчә, Казанда хәзер чит илләрдән кайткан 2400 кеше һәм алар белән аралашкан 150 кеше күзәтчелектә тотыла. Чит илдән кайткан кеше 14 көн дәвамында катгый рәвештә үзбикләнүдә торырга тиеш. Аның аерым бүлмәдә булуы, аерым савыт-сабадан туклануы, башкалар белән аралашмавы шарт. Үзлектән дәваланырга ярамый, хәле авырайса, ашыгыч медицина ярдәме машинасы чакыртырга кирәк. 

– Медицина хезмәткәрләренә авырулар янына бару өчен лимитсыз бушлай транспорт карталары бирелде. Табибларга медицина университеты һәм көллияте студентлары да булыша. Кул биреп күрешмәскә, урамга чыкканда яки кибеткә барганда битлек һәм резина перчатка кияргә кирәк. Җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне яхшылап юу зарур, – диде Гөлнара Гайфуллина.

Полиция

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков таныштырганча, полиция хезмәткәрләре карантиндагы 2 мең кешене тикшергән, режимны үтәмәгән 39 кешегә штраф салынган.
– Балаларның урамда үзләре генә йөрүләре тыела. Җиде үсмер административ җавапка тартылды инде. Коронавирус турында ялган хәбәр тараткан ике кешегә – 15 мең сум, ә бер кешегә 30 мең сум штраф салынды. Казанда үзбикләнү режимындагы ике атнада җинаятьләр саны шактый кимеде, – диде Валерий Саматошенков.
Тиешле формада булмаган белешмә-справка белән эшкә йөрергә ярамый. Шундый 2 мең ялган белешмә тартып алынган.
– Узган атнада полиция хезмәткәрләре күбрәк кисәтү генә ясады, бу атнадан башлап штрафлар салыначак, – дип кисәтеп куйды мэр Илсур Метшин.

Мәгариф

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гыйльманов сөйләгәнчә, Казанда 6 апрельдән мәктәп укучылары өчен дистанцион укыту башланды, дәрес вакыты – 30 минут. Мәктәп ашханәләрендә бушлай тукланган укучыларга (24 мең бала) бушлай азык-төлек таратылачак.
Балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшли. Ата-аналар балаларын бакчага йөртмәсә, ул көннәр өчен түләми, әгәр түләгән булсалар, түләүгә исәп-хисап ясала. Татарстан Президентының 3 апрельдәге күрсәтмәсе нигезендә, республика Хөкүмәте махсус карар чыгарды, – диде Рөстәм Гыйльманов. Казанда хәзер 500 волонтер өлкәннәргә азык-төлек китереп бирә. Волонтерларга бензин чыгымнары түләнә. Кайбер сәүдә челтәрләре өлкәннәргә бушлай продукция тарата башлады.
Мэр Илсур Метшин хәйрия башлангычларын хуплады. «Совет чорларындагы кебек, дәрес алдыннан онлайн рәвештә 15 минут физик күнегүләр ясату да кертелсен иде», – диде ул.

Коммуналь тармак

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бурычлары булган кешеләргә пени билгеләү,  штраф салу кичектерелә, суд карары нигезендә салынган штрафлар түләттерелмичә торыла. Бурычлыларга су, газ һәм электр чыганакларыннан өзү җәзасы әлегә кулланылмый.
Мэр Илсур Метшин бу гамәлләрне хуплады, «коммуналь тармакта пени, штраф сала торган вакыт түгел» диде.

Пенсионерларга сөенеч

Пенсионерлар социаль транспорт карталарына апрель ае өчен акча салып та, өйдә утырырга мәҗбүр булса – борчылмасын. 
– Аларның апрель ае өчен түләгән акчасы май ае өчен күчерелә, ягъни гамәлдә кала, – дип ышандырды шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. 

Мэр Илсур Метшин: «Пенсио­нерлар пенсияләрен алу буенча борчылмасын, өйләреннән чык­масын. Өлкәннәрнең һәрберсенә пенсияләре өйләренә китереп биреләчәк», – дип тә өстәп әйтте.
Үзизоляция режимында 60 яшьтән өлкәннәрнең, киләсе ай өчен түләү башкарылмаган очракта да, телевизор һәм телефон элемтәләре өзелми. 
Элемтә операторлары белән түләүләрне кичектереп тору турында килешенгән.

Фатирдан «склад» ясама


Казанда азык-төлек запасы мулдан. Илдар Шакиров, кирәксә-кирәкмәсә дә, сәүдә челтәрләреннән күпләп продукция ташымаска чакырды. Ашамлыкларны бозып-черетеп, чүплеккә чыгарып ташлаган вакытларны онытмыйк.

Өмәгә җыелышмыйча торабыз


Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйткәнчә, Казанда гомумшәһәр өмәсе 25 апрельгә ниятләнелгән булган. Ләкин әлеге массакүләм чара кичектерелде. Хәзер подрядчы оешмалардан 70 бригада шәһәр территориясен чистартуда эшли, 65 машина юлларны юдырта. 

Метшин әйтте

Киңәшмәгә йомгак ясап, мэр Илсур Метшин: «Республика штабы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Барыбыз да дөньядагы хәлләрне күзәтеп-белеп торабыз. Халыкның өйдә утыруы мөһим, коронавируска бик җитди карыйк, режим таләпләрен үтик!» – диде. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading