16+

«Урман утырту көне» акциясендә катнашучылар саны 1 миллионнан артып киткән

«Урман утырту көне» акциясендә катнашучылар саны 1 миллионнан артып киткән

«Урман утырту көне» акциясе Татарстанда 2010 елдан бирле уздырыла. Әйтик, 2011 елда игълан ителгән Халыкара урманнар елы уңаеннан "Урман утырту көне" акциясе кысаларында 700 гектардан артык мәйданда 2 миллион төп агач һәм куак утыртылган, чарада 30 меңнән артык татарстанлы катнашкан булса, бүген инде катнашучыларның саны 1 миллионнан артып киткән; 3000 гектар мәйданда барлыгы 15 миллион төптән артык төрле агач утыртылган.


Әлеге акциянең максаты - урманнарны үстерү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны "табигатьнең яшел үпкәсе"н саклау проблемаларына юнәлтү дә. Агач күбрәк булган саен төбәкләрнең экологик хәле дә яхшыра ләбаса. Узган шимбәдә Татарстандагы урман полосалары сизелерлек артты дип әйтә алабыз. Чөнки 350 гектардан артык мәйданда 1,3 миллион төптән артык агач утыртылды. Ул көнне Биектау урманчылыгы (Щербаково бистәсе янында), Матюшино урманчылыгы (Вороновка бистәсе), шәһәр яны урманчылыгы территориясендә чын-чынлап эш кайнады.

- Башта акциядә бу кадәр кеше катнашыр дип көтмәгән дә идек. Ул елдан-ел киңрәк колач ала бара. Теләк белдерүчеләр быел да бик күп булды - укучылардан, студентлардан алып хөкүмәт җитәкчеләренә кадәр, җәмгысе республиканың 30 меңнән артык халкы агач утыртырга чыкты. "Казан-Арена" стадионы янында Президент аппараты һәм Министрлар кабинеты хезмәткәрләре, Дәүләт Советы депутатлары 400 дән артык зәңгәр чыршы утырттылар. Югары Суд вәкилләре шулай ук акциягә бердәм кушылды. Алар Казанның Богородский монастыре территориясендә 340 агач утыртты. Күп кенә җирләрдә аллеялар, скверлар барлыкка килде. Әйтик, Әлки районында Муса Җәлил скверы барлыкка килде, - ди Урман хуҗалыгы министрлыгының урман үстерү һәм ишәйтү бүлеге җитәкчесе Илдар Хәлилов.
Урман утыртырга гаиләләре белән килүчеләр дә булган. Бу изге эштән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре дә читтә калмаган. Урман хуҗалыгы һәм Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларының уртак проекты да бар. "Җиңү урманы", "Безнең кадерле ветеран" дип аталган акцияләр кысаларында картлар йортларында тәрбияләнүче өлкәннәр дә агач утырту эшендә катнашкан.

Бу эш Җиңү бәйрәменә кадәр дә булды, аннан соң да дәвам итәчәк,- диделәр Урман хуҗалыгы минстрлыгында.
Агач утырту эшеннән "Татмедиа" вәкилләре дә читтә калмады. Ул көнне безнең кулларда кәгазь-каләм түгел, шулай ук яшь үсентеләр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading