16+

«Уңышларыбыздан көнләшүчеләр дә бар»

Казанда республикабызның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагында гамәлгә ашырылучы проектлар темасына семинар үткәрелде.

«Уңышларыбыздан көнләшүчеләр дә бар»

Казанда республикабызның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагында гамәлгә ашырылучы проектлар темасына семинар үткәрелде.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан оештырылган әлеге чара. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнәфиев: «Татарстанда һәр шәһәрдә һәм районда зур төзелешләр бара, торак-коммуналь хуҗалык үсеш кичерә. Республика тәҗрибәсе Россиядә үрнәк итеп күрсәтелә, күрше-тирә республикалар бездән өйрәнә», - дип әйтеп үтте. «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов: «Татарстандагы торак йортларны, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм клублар төзү, «Чиста су», «Уңайлы мохит» программалары республика массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла. Казанда колачлы төзелешләр башкарыла, йөзләрчә торак йортларга капиталь ремонт ясала. Юл-транспорт чишелешләре төзелешләрен генә алыйк. Аларның һәрберсе күпме хезмәт куеп төзелгән һәм инде хәзер үк юл хәрәкәтендә уңайлыклар тудыра башлады бит. Коммуналь хуҗалыкта, шәһәрләрдә махсуслаштырылган яңа техника саны артканнан-арта. Казанда уңай үзгәрешләр күбрәк, массакүләм мәгълүмат чаралары боларны күрергә һәм яктыртырга тиеш», - диде.
Казанны гына мисал итеп алганда да, Универсиадага әзерлек кысаларында яңа 27 спорт корылмасы сафка басты, 11 юл-транспорт чишелешенең 7се хәрәкәт өчен ачылды, җәяүлеләр өчен 41 урында җир өсте һәм җир асты юл кичүе төзелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading