Шәһри Казан

«В контакте» татарчалашты

Россиянең иң мәшһүр интернет социаль челтәре «В контакте» хәзер татарчага да күчте. Бу хакта кичә Татмедиа» ААҖ бинасында узган матбугат очрашуында «Белем.ру» ширкәте директоры Раил Гатауллин хәбәр итте. Бер төркем энтузиаст сайтны тәрҗемә итү буенча эшләрне инде 2008 елдан бирле алып барган. Соңгы 14334нче сүз татарчага 31 августта тәрҗемә ителгән....

Очрашуда катнашкан «Татмедиа» ААҖнең мәгълүмати технологияләр департаменты мөдире Айнура Джораева әйтүенчә, «В контакте»ның татарча версиясе барлыкка килүе - барлык татар ММЧлары өчен әһәмиятле вакыйга. «Бүген «В контакте» бөтен яшьләрне берләштергән челтәр булып тора. Интернетта үз сайтларын булдырган татар телле басмалар әлеге ресурс ярдәмендә өстәмә аудитория җәлеп итә алачак», - ди Джораева.
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Нурия Беломоина белдергәнчә, татарча интернет сайтларына ихтыяҗ булуында шикләнүчеләр дә бар. «ММЧ, шул исәптән интернет җәмгыятьнең фикерен формалаштыралар. Шуңа ихтыяҗны барлыкка китерү безнең үзебездән тора», - ди ул.
Тәрҗемәчеләр төркеме җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин тәрҗемә эшен берничә фикердәше белән соңгы 2-3 ел дәвамында алып барган. Аның өчен алар «В контакте» администрациясе белән хезмәттәшлек иткәннәр. Әйтеп китәргә кирәк, яшьләр бөтен тәрҗемә эшләрен беркемнән дә матди ярдәм алмыйча, энтузиазмга нигезләнеп башкарган.
Раил Гатауллин шулай ук тиздән татар телле кулланучылар өчен махсус социаль челтәр эшли башлаячагын да хәбәр итте. «Татар иле» дип аталган портал «В контакте» һәм «Facebook» кебек социаль челтәрләргә альтернатива булачак, ди ул. Әлеге проект хакимият ярдәмендә тормышка ашырылачак. Сүз уңаеннан, аның турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәтта үзенең Дәүләт Советына Юлламасында да искә алды. «Татар иле» социаль челтәре төрле илләрдә яшәүче татарларның үзара хезмәттәшлегендә һәм милли мәдәният белән танышуында отышлы канал булырга мөмкин. Быел ук инде аның эшләп китүен һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итү зарур», - дигән иде Президент үз чыгышында.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: