16+

Ветераннар җитеш тормышта яшәргә тиеш

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантаналар Казанда югары әзерлектә һәм күтәренке рухта үтте.

Ветераннар җитеш тормышта яшәргә тиеш

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантаналар Казанда югары әзерлектә һәм күтәренке рухта үтте.

9 Май иртәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, сугыш һәм тыл ветераннары Җиңү паркында Мәңгелек ут монументына, Ана даны һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Республика җитәкчелеге белән бергә Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмов һәм Борис Кузнецов та сугыш каһарманнарын хөрмәтләп баш иеп, бер минут тынлыкта тордылар.
Тантана Ирек мәйданында дәвам итте. Мәскәүдән турыдан-туры трансляция Кызыл мәйданда басып торган кебек хис тудыра. Россия Президенты Владимир Путин котлавыннан соң Казан гарнизоны һәм Ирек мәйданына җыелган халык та «Ура!» кычкырды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Сугыш ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең тормышлары җитешле булырга тиеш. Без шуның өчен тырышабыз. Ветераннар ватанпәрвәрлек рухы тәрбиялиләр. Ул хәтәр еллар онытылмасын. Ватан сугышы батырларына мәңгелек дан!» - дип әйтеп үтте үзенең котлау чыгышында.
Ирек мәйданыннан тигез сафларда Казан гарнизоны частьлары, Ватан сугышы чоры техникасы һәм ретроавтомобильләр узды. Республиканың сәнгать осталары концерт куйды. Мәйданда, урамнарда бәйрәм рухы хөкем сөрде, Җиңү паркы тантаналардан көне буе гөрләп торды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading