16+

Ветераннар, рәхәтләнеп яшәгез!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика бюджетыннан сугыш ветераннарына, фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган тоткыннарына һәм Ленинград блокадасын кичергән кешеләргә – 25әр мең сум, ә тыл хезмәтчәннәренә һәм фронтовикларның тол хатыннарына 5 мең сум өстәде. Түләүләр апрель аенда башлана

Ветераннар, рәхәтләнеп яшәгез!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика бюджетыннан сугыш ветераннарына, фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган тоткыннарына һәм Ленинград блокадасын кичергән кешеләргә – 25әр мең сум, ә тыл хезмәтчәннәренә һәм фронтовикларның тол хатыннарына 5 мең сум өстәде. Түләүләр апрель аенда башлана

- Җиңүнең 75 еллыгы шигарендә Татарсанда төрле чаралар бара инде, - дип хәбәр итте республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева 25 февральдә узган Министрлар Кабинетында узган брифингта. - Татарстанда бүген 33 мең 216 ветеран исәпләнә, шуларның 1195е – сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан кешеләр. 185 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, ә Николай Столяров - ике мәртәбә Герой. Якташыбыз - Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов исән-сау. Казанга Хезмәт Даны шәһәре исемен алу өчен мөрәҗәгать җибәрелде. Сугыш елларында Казан фидакарь хезмәт өлеше керткән, шәһәр бу исемгә лаек.

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга федераль бюджеттан 75 мең сум, ә тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум бирелә. 

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика бюджетыннан сугыш ветераннарына, фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган тоткыннарына һәм Ленинград блокадасын кичергән кешеләргә – 25әр мең сум, ә тыл хезмәтчәннәренә һәм фронтовикларның тол хатыннарына 5 мең сум өстәде. Түләүләр апрель аенда башлана, - диде Ләйлә Фазлыева.

Апрель аена кадәр барып җитә алмаган ветераннарның дәүләт тарафыннан биреләчәк акчалата түләүләрен аның гаиләсе яки туганнары алырга хокуклымы? Кызыксынып, шул сорауны бирдем.
- Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан түләүләр фәкать барлык категория ветераннарның үзләренә генә бирелә. Кызганыч, әгәр ветеран апрель аена кадәр вафат булса, аңа каралган акчалата түләү гаиләсенә яки туганнарына бирелми, -дип аңлатты республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова сөйләгәнчә, республикада май аенда “Обелиск” акциясе башлана. “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары (әлеге хәрәкәт 8 мең кешене берләштерә) һәйкәлләрне һәм солдат каберлекләрен төзекләндерүдә катнашачак. Муниципаль берәмлекләрдә “Кар десанты” акциясе гамәлдә. Укучы яшьләр ветераннарның өйләрен җыештыруда, кар көрәүдә ярдәм итә.

- Татарстанда “Ветеран онлайн” проекты эшләнде. Ветеран Skype (Скайп) аша ялганып, интернетта чит ил яшьләре белән сөйләшә яки сугышчан дусларын эзли ала. Шулай ук интернет аша ветеранга сугышчан дуслары белән аралашу мөмкинлеге дә тудырылды, - диде Анна Захматова.

Республиканың мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова әйткәнчә, Татарстанның һәм Казанның таныфлган шәхесләре “Тере хатлар” проекты кысаларында, мәктәпләрдә солдат хатларын укый. “Хәтерлим, горурланам, Татарстан” (“Помню, горжусь, Татарстан”) акциясе барышында социаль челтәрләрдә сугыш белән бәйле хатирәләр урнаштырыла. 

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр иткәнчә, республика мәктәпләрендә ветераннар белән очрашулар бара. Яшь буында ватанпәрварлек тәрбияләүдә мәктәпләрдәге  туган төбәк һәм сугышчан дан музейлары актив файдаланыла.

Татарстанда эзтабарлар хәрәкәтендә 500 кеше катнаша. Эзтабарлар отрядлары апрель аенда Ленинград, Волгоград өлкәләренә һәм Кырым Республикасына экспедицияләргә кузгала.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading