16+

Владимир ПУТИН: «Без Америка кебек милләтсез ил була алмыйбыз»

Владимир Путинның кичә «Независимая газета»да дөнья күргән «Россия: милли мәсьәлә» мәкаләсе шау-шу уятты. Соңгы арада Россия Премьеры үзенең уй-фикерләрен кәгазьгә күчерү белән шөгыльләнә. Ил башлыкларының газетага мәкалә язганнарын балачагымнан алып белми идем, бары ерак тарихтагы Ленин бабайның гына шулай язганы хакында ишеткәнем булды.

Владимир ПУТИН: «Без Америка кебек милләтсез ил була алмыйбыз»

Владимир Путинның кичә «Независимая газета»да дөнья күргән «Россия: милли мәсьәлә» мәкаләсе шау-шу уятты. Соңгы арада Россия Премьеры үзенең уй-фикерләрен кәгазьгә күчерү белән шөгыльләнә. Ил башлыкларының газетага мәкалә язганнарын балачагымнан алып белми идем, бары ерак тарихтагы Ленин бабайның гына шулай язганы хакында ишеткәнем булды.


Исеменнән күренгәнчә, Владимир Путин Россиянең милли составы хакында уйлана башлаган. Паспортта милләт графасы бетерелгәч, без бу мәсьәләне халык саны алдыннан гына күтәрә торган булып калдык. Дөрес, соңгы вакытта кайбер зур гына түрәләр, рус халкы дигән идеяне алга сөреп, «кырмыска оясына таяк тыгарга маташалар». Боларның барысына да нокта кую максатыннанмы, әллә үз фикерләре белән болай гына уртаклашасы килепме, Путин матбугатта бөтен дөньяны шаулаткан чираттагы мәкаләсен бастырды. Аның кайбер юлларын сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез: «Күп телләргә, төрле гореф-гадәтләргә, этнослар һәм мәдәниятләргә бай булган Россия өчен милли мәсьәлә һәрвакыт әһәмиятле урын алып тора. Һәр җаваплы сәясәтче шуны аңларга тиеш: илебезнең бар булуы аның гражданнарының һәм милләтләрнең татулыгыннан тора. Дөньяда барган вазгыятьтән күрүебезчә, бу өлкә белән шаярырга ярамый. Милләтара һәм динара каршылыкның үсеше - бүгенге көнебезнең чынбарлыгы. Бу идеяләрне иң радикаль оешмалар үзләренә ала. Болар дәүләтне җимерә һәм җәмгыятьне бүлгәли».
Мәкаләдә әйтелгәнчә, ачлыктан, бертуктаусыз конфликтлардан качып интеккән кешеләр бер җирдән икенче җиргә күченә. Киләчәктә бу процесс тагын да көчәеп, илләрнең гореф-гадәтләренә дә тәэсир итәчәк. Бу җәһәттән иң хөр, алга киткән, кайчандыр толерантлыгы белән горурланган дәүләтләрдә дә милли мәсьәлә кискен тора.
Күп кенә мөхтәрәм Европа сәясәтчеләре «күпмәдәниятле проектның» барып чыкмавы турында сүз куерталар. Үзләренең позицияләрен саклап калу өчен, милләтчелеккә күчәләр. В.Путин фикеренчә, әлеге проектның җимерелүенә «милли дәүләт» моделе, ягъни бер генә милләт төзегән илнең кризисы сәбәпче. Аныңча, без «бермилләтле» дәүләт тә, Америкадагы кебек милләтсез дә була алмыйбыз.
Бу язмасында янәдән Илбашы булырга җыенган Премьер Россиягә килгән мигрантлар рус телен белергә тиеш дип саный. Югыйсә, бу - ил халкын хөрмәт итмәү, ди ул. Россиягә эшләргә килгән чит ил кешеләре Россия халыклары белән аралаша алырга тиеш, дигән фикердә тора. Чыннан да, безгә эшкә килгән көньяк халыклары белән кайчагында телне аңлап бетермәү аркасында да аңлашылмаучанлыклар чыккалап тора.
Шулай ук аның СССР-ның таркалуы уңаеннан да үз фикере бар. Моның сәбәпчесе - РСФСР депутатлары белән СССР депутатларының каршылыгы. Аныңча, алар союздаш республикаларда гына түгел, Россия Федерациясе эчендә дә милли республикалар төзелә башлауга этәргеч биргән.
Шулай ук әлеге мәкаләдә рус культурасының доминант булуы, рус халкының башка милләтләрне дә бергә туплап, бер дәүләт төзүе турында сүз бара. Моны Россия мәктәпләрендә укылырга тиешле йөз китап булдыру белән ныгыту һәм, әлбәттә, бөтен ил фикерен исәпкә алып төзү ягында Владимир Владимирович.
Премьер-министр миграция проблемалары хакында да үз фикерләрен белдермичә калмады. Евразия берлеге төзү барып чыгып, күченеп килүчеләр күбәйсә, милләтара ызгыш артмасмы икән, дигән шикләргә карата, миграция сәясәтенең сыйфатын яхшыртырга, ягъни легаль булмаган миграцияне киметергә, күченеп килүче кеше шул төбәктә яшәгән русларның, шулай ук Россиянең башка халыкларының гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә тиеш, дип белдерә ул.
Әлеге язмасын Владимир Путин болай дип тәмамлый: «Без үз алдыбызда торган эшебезне кайсы юнәлештә алып барырга кирәклеген беләбез. Бездә башка беркемдә дә булмаган тәҗрибәбез барлыгын аңлыйбыз. Безнең менталитетта, мәдәнияттә, үзлегебездә моңа башкаларда булмаган таяныч бар. Буыннан буынга килгән «тарихи дәүләтебезне» - төрле этнослар һәм конфессияләр интеграциясе мәсьәләләрен үзе хәл итәр дәрәҗәдәге цивилизацияле дәүләтебезне ныгытачакбыз. Без гасырлар буе бергә яшәдек. Бергәләп иң куркыныч сугышта җиңеп чыктык. Киләчәктә дә бергә яшәячәкбез. Кем дә кем безне бүлгәләргә тели яки шуңа тырыша икән, андыйларга бер сүз генә әйтә алам - өметләнмәгез...»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading