16+

Владимир Путин Чаллыда "КАМАЗ"ны юбилее белән котлады

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүген Чаллы шәһәренә эш сәфәре белән килде һәм "КАМАЗ" автомобиль заводына нигез салынуга 50 ел тулуга багышланган чараларда катнашты.

Владимир Путин Чаллыда "КАМАЗ"ны юбилее белән котлады

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүген Чаллы шәһәренә эш сәфәре белән килде һәм "КАМАЗ" автомобиль заводына нигез салынуга 50 ел тулуга багышланган чараларда катнашты.

Лемаев исемендәге Бигеш аэропортында Илбашын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар каршы алды.   

Килүгә үк дәүләт башлыгы «КАМАЗ» ГАҖның кабиналар каркасы заводына юнәлде. Бу – соңгы ун елда «КАМАЗ» территориясендә төзелгән иң заманча һәм иң эре объект. Шулай ук Илбашы двигательләр заводында да булды.

Чаллы каласындагы "КАМАЗ" автозаводында, автогигантка нигез салынуга 50 тулуга багышланган чарада чыгыш ясап, Владимир Путин әлеге предприятиегә нигез салучыларга да, аның үсешенә, бүгенгесенә зур өлеш кертүчеләргә дә олы ихтирамын җиткерде. "Бирегә бөтен Советлар Союзыннан кешеләр җыйналды, монда составы буенча уникаль коллектив тупланды", диде ул үз чыгышында.

- Әлбәттә, сез барыгыз да үз шәһәрегезне яратасыз, туган ягыгыз Татарстанны яратасыз, һәм сез уртак зур Ватаныбыз, Россиягә дә җылы мөнәсәбәттә. Биредә төрле милләт, дин вәкилләре, төрле яшьтәге кешеләр эшли һәм эшләде. Без әле генә цехлар буенча йөреп чыктык: кешеләр киләчәк турында уйлый. Заманча, менә дигән продукт, нинди шәп машиналар җитештерәсез! - дип хәбәр итә kremlin.ru Владимир Путинның чыгышын.

Путин шулай ук "КАМАЗ"ның Россиядә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә дә брендка әверелүен искәртте. Бу уңышның сәбәпчеләреннән берсе дип ул елдан-ел югары нәтиҗәләргә ирешкән "КАМАЗ-Мастер" командасының уңышларын атады.

"Тагын бер тапкыр сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Без барыбыз да сезнең нәтиҗәләрегез белән горурланабыз. Бәйрәм белән сезне! "КАМАЗ"ның 50 яшьлеге белән! Уңышлар сезгә!", дип тәмамлаган үз чыгышын Владимир Путин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading