Шәһри Казан

Владимир Путин: “Казан Шарлеруа белән Париждан яхшырак”

Татарстан башкаласы Россиянең динамик үсеш алучы шәһәрләренең берсе. Казан - "Россиянең өченче башкаласы". Эшче һөнәрләрен популярлаштыру икътисадны үстерү белән турыдан-туры бәйләнгән. Ә бу исә республика җитәкчелеге үз алдына куйган төп максатларның берсе булып тора.

Казанга бүген дөнья дәрәҗәсендәге иң эре чараларны уздыруны ышанып тапшыралар. Бик тиздән бездә Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. 2018 елда исә футбол буенча дөнья чемпионаты этабын кабул итәчәкбез. 2015 елның гыйнварында 2019 елда Казан WorldSkills Competition һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә конкурста катнашу ниятен дә белдергән иде. Кичә Мәскәүдә WorldSkills дөнья чемпионатын Россиядә үткәрү хокукын алу өчен Казан заявкасын тәкъдим итү репетициясе булды. Чарада Россия Премьер-министры урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Россия көндәшләре арасында Франция (Париж) һәм Бельгия (Шарлеруа) бар. Россия Президенты Владимир Путин WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашуда: "Казанның көндәшләре көчле булуын беләбез. Әмма Казан Шарлеруа белән Париждан яхшырак, чөнки анда дөнья дәрәҗәсендәге инфраструктура булдырылган", - дип белдерде.

Реклама

Заявкаларны тәкъдим итү агымдагы елның 10 августында Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә WorldSkills International Генераль ассамблеясендә булачак.

Фото: tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: