Шәһри Казан

Владимир Путин Татарстанда «Аммоний» заводын эшләтеп җибәрде

Кичә кич Чаллы шәһәреннән Россия Президенты Владимир Путин Менделеевскидагы аммиак, метанол һәм гранулаланган карбамид җитештерү буенча «Аммоний» комплексын эшләтеп җибәрде.

«Аммоний» акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, комплекс эшләтеп җибәрүгә әзер, дип хәбәр итте. Владимир Путин видеоэлемтә аша команда бирде: «Эшләтеп җибәрергә рөхсәт бирәм!».

Журналистлар белән әңгәмәсендә Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков: "Җитештерүне валюта тирбәнешләренә бәйле рәвештә елына 20 млрд. сумга җиткерергә исәплибез. Безгә кредитларны бирергә кирәк, чөнки завод заем акчаларына корылды. Хәзер хезмәт коллективы бөтен көчен куеп эшләргә җыена», - дип хәбәр итте.

Реклама



Комплекс төзелешен финанслауны киңәйтү турындагы карар 2008 елның 15 сентябрендә «Внешэкономбанк»ның Владимир Путин рәислегендәге күзәтү советы утырышында кабул ителгән иде.

2015 елның июнендә «Аммоний» комплексында беренче партия продукция - аммиак алынды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: