16+

“WorldSkills” чемпионаты — сыйфат гарантиясе!

Узган атнада Казан ярминкәсе бал корты оясы кебек гөрләде. Биредә «WorldSkills» хәрәкәтенең «Яшь профессионаллар» республикакүләм этабы узды.

“WorldSkills” чемпионаты — сыйфат гарантиясе!

Узган атнада Казан ярминкәсе бал корты оясы кебек гөрләде. Биредә «WorldSkills» хәрәкәтенең «Яшь профессионаллар» республикакүләм этабы узды.

Әбиләр дә, бәбиләр дә кызыксына
Казан ярминкәсенә чират автобус тукталышыннан ук башланды дисәм дә ялгыш булмас. Шулай булмый, биредә бит катнашучылар һәм жюри әгъзалары гына да 1100 кеше. 454 студент 56 һөнәр буенча Татарстан данын Россия чемпионатында яклау өчен көч сынаша. Әле тагын «WorldSkills» чемпионаты белән танышыр өчен килгән көллият, техникум студентлары, аларның ата-аналары, хәтта әби-бабайлары да бар иде. Ярышларда Татарстаннан тыш, Россиянең башка районнарыннан да йөздән артык кеше чакырылган.

В.Лушников исемендәге Казан нефть һәм химия көллияте укытучылары да бирегә студентларын алып килгән.
- Монда килеп, тәҗрибә туплау кызык инде. Балаларның төрлесе була, кемдер кушканга, вакыт уздыру өчен генә килә, кемдер чыннан да кызыксына. Безнең бер укучыбыз да биредә медицина анализы лабораториясендә көч сынаша, - диде Наталия Александрова.

Катнашучыларны ике этап буенча сайлап алганнар. Башта көллият кысаларында, соңыннан махсуслашкан үзәкләрдә сыналды алар. Бу үзәкләр республикада "WorldSkills" стандартлары буенча әзерләүче 24 көллият һәм техникумнан гыйбарәт.

Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган чемпионнар Татарстан командасы составында Саранскида узачак ярымфиналда катнаша. «WorldSkills"ның финал өлеше 23-27 майда Мәскәүдә була.

Барыбер югары белем алам!
Республика буенча "WorldSkills" хәрәкәте башлануга эшче һөнәрләренә караш уңай якка үзгәрде. Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренчә, бүген күп кенә яшьләр эшче һөнәренә өстенлек бирә. Узган ел мәктәптән тугызынчы сыйныфтан китүчеләр саны 53 процентны тәшкил иткән. Ләкин чемпионатта катнашучыларның күбесе урта белем алгач, барыбер югары уку йортына керәчәкләрен яшерми.

Агач эшләнмәләре ясаучы Рәзил Рәхимов та көллиятне тәмамлагач Казан төзелеш университеты студенты булырга хыяллана.
- Әлегә икенче курста укыйм. Билгеләрем яхшы, "дүрт" тә, "биш" кенә. Үзем шәһәр малае булсам да, кечкенәдән агач "тәмен" белеп үстем. Бу чирне миңа абый йоктырды, ул һәрвакыт, "Әйдә тикторганчы өйрән!" - дип кулга агач тоттыра иде. Буш вакытымда агач юнып йорт кирәк-яраклары, урындыклар ясыйм. Ә чемпионатка килгәндә, безгә әйләнмәле (спиральле) баскыч ясарга куштылар. Бик зур тәҗрибә булды бу, - диде Казанның төзелеш көллияте студенты Рәзил Рәхимов. Әлеге компетенциядә көч сынашкан җиде катнашучыны да сертификат белән бүләкләделәр.

Ярминкә мәйданчыгына килеп керүгә авыл хуҗалыгы буенча ярышларны күреп була. Арча егете Раил Хафизуллин да тракторлар янында дуслары белән ярыш нәтиҗәләрен көтеп утыра иде. Ул Әтнә районы авыл хуҗалыгы техникумының дүртенче курсында белем ала. Бүген алар техник электроника буенча сынаулар үткән.

- Күзәтүчеләр тракторларда махсус нинди дә булса җитешсезлек ясап куя, без ул җирне табып, төзәтергә тиеш. Бөтен әйберләрне җиренә җиткереп эшләдем дип мактана алмасам да, чемпионат бик ошады. Ул яшьләр өчен бик кирәкле әйбер. Кызык инде, безне карарга килгән шәһәр балалары трактор белән комбайн аермасын күреп хәйран катып карап тора. Ярышканда аларга да күз атабыз, - ди егет.

- Ни өчен офис урынына, тузанлы, авыл хуҗалыгы эшен сайладың? - дип кызыксындым егеттән.
- Бабам да, әтием дә инженер иде. Гаражда тимер-томыр арасында үскән малай мин. Инде беренче сыйныфтан авылда каласымны, җир эшен сайлыячагымны белеп килдем. Техниканы бик яратам. Студент вакыттан ук агрофирмада ярдәмче булып эшлим. Техникумны тәмамлагач, Казанның аграр университетына укырга керәм, аннан авылга кайтам, - ди Раил.

"WorldSkills" - тәҗрибә мәйданчыгы
Чемпионатта нефть һәм газ өлкәсенә кагылышлы ярыш үзәкләре дә бар иде. Лениногорски нефть техникумы быел беренче тапкыр "Геодезия" юнәлешендә ярышларны тәкъдим итте. "Татнефть» оешмасының кадрлар әзерләү үзәге директоры Евгений Титанов та бирегә иң яхшы укучыларын алып килгән.

- Бу көннәрдә без нефть һәм газ табу өлкәсендә оператор хезмәте юнәлеше буенча ярыштык. Балалар башта теоретик белемнәрен күрсәтте. Соңыннан резинлы сальник, прокладка алыштырып карадылар. Биредә Әлмәт дәүләт нефть институты, Әлмәт политехника техникумы һәм Лениногорск нефть техникумы укучылары бар, - диде ул. Беренче-өченче урын алган катнашучылар чемпионатны карарга килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановка да мастер-класс күрсәтте.

- Кеше карап торганда эшләү авыр икән. Беренче көнне каушатты. Соңыннан ияләндек инде. Югары белем алгач, нефть өлкәсендә эшләргә исәп, - диде беренче урын алган Искәндәр Фатыйхов.
Башка катнашучыларның эшләрен тотып карап булса, мәктәпкәчә белем бирү мәйданчыгында әйбер җитештермиләр. Монда җиңү өчен тәрбияченең интеллектуаль, артистлык, кул эшләренә осталыгы да булырга тиеш. Мәсәлән, бер кеше робот техникасы белән куллана белергә дә, матур итеп шигырь сөйләргә дә, иртәнге гимнастика ясата белергә дә тиеш. Бу ярышта Казан, Арча, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре укучылары аерылды. Туапсе (Краснодар), Тула шәһәрләреннән дә катнашучылар килгән иде.

- "WorldSkills" чемпионаты - сыйфат гарантиясе. Монда катнашкан һәр студент үз эшенең остасы. Стрессларга да бирешмиячәк. Без балалар бакчалары соравы буенча эшлибез. Шул ук робототехника - ул заманча балалар бакчалары таләбе. Гадәттә студентлар укып бетергәч эшкә урнаша алмый, янәсе, тәҗрибәләре юк. Ләкин бу чемпионатта катнашкан балаларга тәҗрибәсез дип әйтеп булмый. Чөнки алар Россиянең иң мәртәбәле жюри таләпләрен узган кешеләр, - диде Казан педагогия көллиятенең методологик эш буенча директор урынбасары, психология фәннәре кандидаты Эльмира Ульянова.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading