16+

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казаннан Зөя шәһәрчегенә кадәр мультимодаль маршрут оештырыла

Билет шәһәр яны кассаларында сатыла.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казаннан Зөя шәһәрчегенә кадәр мультимодаль маршрут оештырыла

Билет шәһәр яны кассаларында сатыла.

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә казанлылар һәм Казан кунаклары, махсус мультимодаль маршруттан файдаланып, Зөя утрау-шәһәренә барып җитә алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Зөя станциясенә шәһәр яны поездларында килеп җиткәч, пассажирлар утрау-шәһәрчеккә кадәр бара торган автобуска күчеп утыра.

Станциядән утрау-шәһәрчеккә кадәр автобус 12.10, 14.10, 15.45, 17.10 сәгатьләрдә бара, кире юнәлештә – 13.30, 15.10, 16.25, 17.30 сәгатьләрдә.

Утрауның алты музее һәм автобуста йөрүне үз эченә алган бердәм билетны Казан-1, Казан-2, Компрессор, Әмәт, Юдино, Васильево, Яшел Үзән һәм Зөя станцияләрендәге шәһәр яны кассаларында сатып алырга мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading