16+

Яңа ел каникулында Казанда кая барырга?

Яңа ел бәйрәмнәре 31 декабрь-1 гыйнвар аралыгы белән генә тәмамланмый бит әле. Озакка сузылган яллар дәвамында нәрсә беләндер шөгыльләнергә, балаларның, оныкларның күңелен күрергә кирәк.

Яңа ел каникулында Казанда кая барырга?

Яңа ел бәйрәмнәре 31 декабрь-1 гыйнвар аралыгы белән генә тәмамланмый бит әле. Озакка сузылган яллар дәвамында нәрсә беләндер шөгыльләнергә, балаларның, оныкларның күңелен күрергә кирәк.

Бәйрәм мәшәкатьләре белән каткан башыгызга бераз ярдәм йөзеннән, Казанда тугыз көн дәвамында булачак чараларны үзебез барлап чыктык. Сезгә күңелегезгә ошаганын сайлап аласы гына калды.

Өйдә ятма – урамга чык!

Яңа ел бәйрәмнәренә Казанның парк һәм скверлары да көязләнә. «Паркларда кыш» программасы кысаларында биредә төрле бәйрәм чаралары булачак. Казанның парк һәм скверлар дирекциясе Яңа ел бәйрәмендә ял итү өчен 11 иң кулай урын әзерләгән. Алар – Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы, «Наратлык» паркы (Сосновая роща), «Черек күл», «Крылья Советов», «Континет», «Калейдоскоп», Горький-Әмәт урман-паркы, Дәрвишләр бистәсе скверы, Аксенов скверы, Фучик урамындагы бульвар, «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйдан. Һәр парк һәм скверның бер-берсен кабатламый торган үз оригиналь стиле булачак. Шәһәрнең алты урынында зур чыршы урнаштырдылар.
Яңа ел төнен үзенчәлекле итеп үткәрәсегез килсә, «Черек күл» паркына барыгыз. Биредә сезне 12 метр биеклектәге яшел чыршы һәм боз өстендәге дискәтүк көтәчәк. Президент чыгышын күрми калам дип борчыласы да юк. Шунда ук урнаштырылган зур экраннар аша Татарстан һәм Россия Президентларының Яңа ел алдыннан халыкка мөрәҗәгатен туры эфирда карап булачак. Парктагы Яңа ел кичәсе 22.00 сәгатьтән башланып, иртәнге 3кә кадәр дәвам итәчәк. Яңа ел каникулы вакытында да монда төрле чаралар, фигуралы шуу һәм керлинг буенча осталык дәресләре узачак.

Шәһәрнең төп Чыршы бәйрәме «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда була. 27 декабрь көнне ул ачылды. 31 декабрь төнендә Яңа елны каршы алу өчен әлеге мәйдан – менә дигән урын. Бу көнне кичке сәгать 10да концерт тамашасы да була әле, сәгать телләре 12не суккач, салют карау өчен дә уңайлы җир бу. Яңа елның беренче көнендә 18.00 сәгатьтә Кыш бабай биредә бәйрәм тамашасы оештыра. 1-6 гыйнвар көннәрендә 17.00 сәгатьтә балалар өчен Яңа ел тамашасы, концерт, интерактив чаралар булачак.

Бәхәссез, кышкы Казанның иң матур урыннарының берсе – Кремль яр буе. Ял дәвамында биредә бер чакрымга сузылган шугалак эшләячәк. Аны Европаның иң озын шугалагы дип тә әйтәләр әле. Шугалакның төрле урыннарында туктап, тамак ялгап алырга, җылынырга була. 1 гыйнвар көнне «Алтын битлек» халыкара театр премиясе иясе Нурбәк Батулла белән Ислам Вәлиев (Malsi Music), заманча музыка белән заманча биюне кушып, үзенчәлекле кичә әзерли монда. 3 гыйнвар көнне Казансу яр буенда балалары булган кешеләргә кызык булачак. Биредә рәттән ике бәби-спектакль куела. 16.00 сәгатьтә – «Деловер бобер», ә 17.30 сәгатьтә «Яңа ел могҗизасы» спектакле күрсәтеләчәк. 6 гыйнвар көнне кичке дүрттә яшь татар җырчылары концертын карап була.
«Крылья Советов» паркы бәйрәм көннәрендә Казан халкына һәм башкала кунакларына бушлай кино күрсәтәчәк. Ленин исемендәге мәдәният йортында 3 гыйнвар көнне – «Морозко», 7 гыйнвар көнне «Снежная королева» фильмын карап булачак. Ә 5 гыйнвар көнне 17.00 сәгатьтә биредә Совет фильмнарын яратучыларга караоке кичәсе була.

«КышДаКар»дан – кышкы бульварга кадәр

Туристларның иң яраткан урамы – Бауман да бәйрәмнәрне затлы бизәкләр белән каршы ала быел. Аны инде күптәннән төрле төскә керә торган кар бөртекләре белән бизәп чыктылар. Бирегә шул матурлыкны карап кайтыр өчен генә булса да барырга кирәк. 27 декабрь көнне монда Кар бабайлар, Кыш бабайлар, Санта Клауслар, Йоулупуккилар парады булды. Парадка кушылу өчен җәяүлеләр урамына 16.00 сәгатькә килергә кирәк. 2 гыйнвар 16.00 сәгатьтә «Сдвиг» театры балалар өчен Яңа ел тамашасы күрсәтәчәк. 5 гыйнвар 17.00 сәгатьтә «Снеговик-почтовик и его друзья» балалар өчен Яңа ел спектакле була.

Казанның Петербург урамы белән Бауман урамында 29 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр «КышДаКар» фестивале була. Биредә чыршылар белән бизәлгән 20 чатырда ярминкә оештырыла. Сувенирлар һәм кул эшләнмәләре сатуга куела. Республиканың фермерлары үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк. Сөт продуктларын әзерләү барышын карап торып булачак. «КышДаКар» фестивале 29-31 декабрьләрдә 12.00-21.00 сәгатьләрдә Петербург урамында (җир асты кичүе тирәсендә) була. Ярминкә 2019 елның 2-7 гыйнварларында Бауман урамына күченә һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасы янында уза.

Музейларда да Яңа ел

Благовещение соборы тарихы музее 29-30 декабрь, 3,4,5,9 гыйнвар көннәрендә «Нина әби әкиятләре» дигән тамаша күрсәтәчәк. Татарстанның халык артисты Нина Калаганова сөйләгән мавыктыргыч әкиятләр әле тәпи йөри башламаган бәбиләргә дә, олыларга да кызыклы булачак. Әкият башланыр алдыннан балалар өчен Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел күчтәнәче таратачак. Әкият кичке биштә башлана.

Яңа елны балаларыгыз белән патшаларча каршылыйсыгыз киләме? Сезне Казан Кремленең Тупчылар ишегалдында (Пушечный двор) көтәләр. 5-7 гыйнвар көннәрендә биредә «Королевский Новый год» тамашасы була. Балаларыгыз белән биредә Кар бөртекләре сараена да эләгәчәксез, рыцарьлар киемендә фотога да төшә алачаксыз. Һәм, әлбәттә инде, Кыш бабай белән Кар кызы сабыйларга баллы бүләкләр таратачак.

Ә Татарстанның табигый тарих музеенда Кыш бабайның серле лабораториясе урнашкан. Ул шәһәр халкына 29 декабрь, 6 гыйнвар көнне 13.00 сәгатьләрдә генә ачык булачак. Бу көннәрдә Кыш бабай ничек итеп агачларга бәс кундырганын, суны бозга әйләндергәнен, гирляндалар ясаганын һәм башка серләре турында сөйләячәк.

Татар Кыш бабае кайда яши?

Бездә Татарстанда да Кыш бабай яшәгәнен белә идегезме әле сез? Аның йорты Шүрәле, Су анасы туган якларда – Яңа Кырлай авылында. Казаннан 80 чакрым ераклыкта урнашкан авылга үз машинаң белән дә, махсус автобуслар белән дә барып була. Шатллар көненә ике тапкыр «Татарстан» кунакханәсе яныннан уза. Шунысы мөһим – Кыш бабай үз йортына килгән һәр кунагы белән дә күрешми. Үзегез беләсез: ул күзгә күренми генә могҗизалар кылырга ярата. Аны күрү, ак сакалыннан тотып карау өчен балаларга башта Бабайның йортын карта аша табарга туры киләчәк. Әкият персонажлары катнашында Яңа ел чарасы, тамак ялгап алу урыннары да булачак монда.


Яңа ел канукулларында Казанда балаларны алып барырга мөмкин булган мавыктыргыч 10 УРЫН

«Вокруг света» күзәтү тәгәрмәче (10.00-22.00)
«КидСпейс» балалар республикасы
«Востания машин» музее («Родина» сәүдә үзәге)
Казан зоопаркы
«Зарница» балалар үзәге («Казан-Арена» стадионында)
«Ривьера» һәм «Барионикс» аквапарклары
Океанариум
«Дистанция» батут үзәге
(Бирегә уңайлы кием кияргә кирәк. Джинсы чалбарлар ярамый)
«Мавыктыргыч фән һәм техника йорты»
«Fun24» — күңел ачу паркы

Чаңгы шуу урыннары

«Имәнлек» чаңгы шуу базасы
Биредә 500 пар пластик чаңгыны арендага биреп торалар. Моннан тыш тимераяк, ватрушка, сноуборд, кышкы велосипедларны алып торып була. Чаңгы шуып арысагыз, шашлык ясап ял итү өчен урыннары бар. Мангаллар, өстәлләр урман кырыенда гына урнашкан.
Эш вакыты: 10.00-24.00.
Прокат бәясе: сәгатенә – 150 сум.

«Динамо» чаңгы шуу базасы
Казан халкы телендә ул күбрәк «Аккош күле» дип йөртелә. Чаңгы шуудан тыш монда да ватрушкаларда шуып була, шашлыклар ясап, кышкы пикник оештырып була.
Эш вакыты: 9.00-17.00.
Прокат бәясе: сәгатенә – 80-150 сум.

«Локомотив» чаңгы базасы
«Аккош күле»ндә кеше күп булса, рәхәтләнеп «Локомотив»ка барсагыз була. Казанның Киров районында һәм Юдино бистәсендә яшәүчеләр өчен бу аеруча да уңайлы җир. Чаңгы трассасының озынлыгы 3 чакрымга сузылган монда.
Эш вакыты: тәүлек дәвамында (кич белән трасса яктыртыла).
Прокат бәясе: сәгатенә – 80-110 сум.

«Хезмәт резервлары» базасы
Горький паркында җәй көне велосипедта йөреп булса, кыш көне ул менә дигән чаңгы шуу урынына әйләнә.
Эш вакыты: тәүлек дәвамында.
Прокат бәясе: сәгатенә – 120 сум.

Горький-Әмәт урман паркы
Эш вакыты: тәүлек дәвамында (кич белән трасса яктыртыла).
Прокат бәясе: сәгатенә – 150 сум.


Казанның ачык һавадагы шугалаклары

Кремль яр буе шугалагы
Эш вакыты: 12.00 -23.00
16.00-18.00 аралыгында шугалак тәнәфескә ябылып тора.
Бәясе: үз тимераягың белән шуу – 50 сум, тимераякны 1 сәгатькә прокатка алу – 150 сум.

«Хезмәт резервлары» шугалагы
Шугалак Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында урнашкан. Биредә буфет, гардероб, тимераякларның лезвиесен очлау урыны бар.
Эш вакыты: 14.00-22.00
Бәясе: үз тимераякларың белән шугалакка керү – 60 сум. Прокатка коньки алсаң – 120 сум. 7 яшькә кадәр балаларга бушлай.

«Черек күл» паркындагы шугалак
Эш вакыты: 1 гыйнвар 12.00 -22.00, 1-9 гыйнвар 09.00-22.00.
15.00 -16.00 аралыгында – техник тәнәфес.
Бәясе: үз тимераягың белән керү бушка. Прокат бәясе: олыларга сәгате – 150, 7 яшьтән олырак балалар өчен – 100 сум.

«Чирәмдәге хоккей үзәге»
Эш вакыты: 11.00-22.00
Бәясе: тимераякны прокатка алу – 100 сум, үзеңнеке белән – бушлай.

«Ракета» стадионы каршындагы шугалак (Дәрвишләр бистәсе)
Эш вакыты: 2-8 гыйнвар көннәрендә 16.00-21.00 сәгатьләрдә эшли.
Бәясе: олылар өчен – 100, 14 яшькә кадәрге балалар өчен – 50 сум.
Тимераякны арендага алып тору мөмкинлеге бар: 36нчы размерга кадәр – 50, 37нче размердан алып – 100 сум.

Фото: park.tatar.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading