16+

Яңа елда яңача: сәламәтлек саклау өлкәсендә нинди яңалыклар көтелә?

Узган елга нәтиҗә, киләчәккә планнар: быелдан гамәлгә ашырыла башлаячак яңа программалар турында, шул ук вакытта шикаять, кисәтүләрсез дә түгел. Татарстан Президенты катнашындагы Сәламәтлек саклау министрлыгының еллык коллегиясе бик җанлы узды.

Яңа елда яңача: сәламәтлек саклау  өлкәсендә нинди яңалыклар көтелә?

Узган елга нәтиҗә, киләчәккә планнар: быелдан гамәлгә ашырыла башлаячак яңа программалар турында, шул ук вакытта шикаять, кисәтүләрсез дә түгел. Татарстан Президенты катнашындагы Сәламәтлек саклау министрлыгының еллык коллегиясе бик җанлы узды.

Һәр 35нче кешедә яман шеш

Башта министр Марат Садыйков узган елга йомгак ясады. 2018 ел вакыйгаларга аеруча бай булган: футбол буенча бөтендөнья чемпионаты, амбулатор - сырхауханәләр челтәрен төзекләндерү, үлем очракларын киметү, уртача гомер озынлыгын 74 яшькә җиткерү... Хәер, Япониядә яшәү озынлыгы 84 яшь, ди. Марат Садыйков чит илдә кулланыла торган профилактика чараларын безнең табибларга да өйрәнергә кирәк, дип искәртте. Үлемгә китергән сәбәпләр арасында беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары тора, икенчесе – онкология чирләре һәм бәхетсезлек очраклары. Министр табибларга катгый таләпләр куйды, республикада инсульт, инфарктан үлүчеләр санын  киметергә кушты. “Хәзер 100 мең кешегә йөрәк- кан тамырлары  авыруларыннан вафат булган 600 кеше туры килә, бу күрсәткечләрне 450гә төшеререгә кирәк”,– диде министр. Бу мәсьәләдә  Төбәкара клиник диагностика үзәген җаваплы учреждение итеп тә билгеләде.

Шулай ук Татарстанда холестерин арту һәм атеросклерозның нәселдән килүе  өйрәнелә башлаган.  Канда холестерин күләме артуны вакытында дәваламасаң, аның яшьли инфаркт, инсультка китерүе бар. Шуңа да әлеге проект бик мөһим. Казанда быел кан тамыры үзәге һәм кан әйләнеше бозылган авырулар өчен ике региональ үзәк ачарга җыеналар.

Онкологиягә килгәндә, һәр 35нче татарстанлыда яман шеш теркәлгән. Ел саен рак 16 меңнән артык кешедә ачыклана. Әлеге яман чирне кисәтү өчен диспансеризациянең әһәмияте турында да әйтелде. Республикада былтыр диспансерлаштыру вакытында  1,5 меңгә якын кешедә яман шеш барлыгы ачыклаган. Авыруларның  70 проценты - башлангыч стадиядә беленгән. Ракны вакытында ачыклап, тиешенчә дәвалау яман чирне җиңәргә ярдәм итә. Марат Садыйков Чаллыда Республика клиник онкологик диспансерның филиалын һәм Балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәген төзергә теләүләре хакында да әйтте. Яңа биналар дигәннән,  Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында трансплантология үзәге, Сугыш ветераннары госпитале каршысында региональ гериатрия үзәген ачарга да ниятләнә.
 
Быел медицина өлкәсендәге төп бурычларның тагын берсе – стационарларны модернизацияләү. Республикадагы “Ашыгыч ярдәм” машиналарының күбесе биш елдан артык хезмәт итә, таушалырга өлгергән. Стационарлар да капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Әмма, тыйнак яңа министр боларның барысын да Президентка коллегиядә генә  җиткерде. Рөстәм Миңнеханов: “Министрдан нәрсә кирәк дип сорагач та, коллегиягә килсәгез, шул  җитә диде, ә килгәч, машиналар искерде, дип башлады. Боларны алдан, бюджетны формалаштырганчы әйтергә кирәк иде. Киләчәктә мондый нәрсәләрне истә тотыгыз”, – дип  Марат Садыйковка кисәтү дә ясады. Дөрес, стационар учреждениеләрен модернизацияләү буенча программаны быел башларга каршы килмәвен дә җиткерде. Медицина тармагына аз игътибар бирелми анысы. Былтыр да, бу өлкәгә 70 миллиард сумга якын бүлеп бирелгән булган. Шуның 6 миллирд сумнан артыграгына 718 медицина объектын төзегәннәр, яңартканнар. Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә быел ресурслар күбрәк, бу акчаларны онкология авыруларын тагын да заманча алымнар белән дәвалануга тотарга җыеналар. Шундый зур чыгымнар булганда, шикаятьләр булу да борчый Президентны.

Авыру кеше болай да нечкә күңелле була

Мәҗбүри медицина иминиятенә кагылышлы 1960 шикаять кабул ителгән. Аларның 589 ында кеше медицина учреждениеләренең эшчәнлегеннән канәгатьсезлек белдергән,  575 шикаять бушлай медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуга кагыла, 190ында медицина сыйфатын ошатмаганнар, түләүле хезмәтләрне көчләп тагуга зарланып 138 шикаять килгән.  ”Халык конроле” аша халык кәефен чамаларга була,  кабул ителгән шикаятьләр былтыр 46 процентка арткан. Аларның яртысы диярлек электрон рәвештә табибка язылудагы кыенлыкларга бәйле. Бу бит вак нәрсә. Бары эшне дөрес оештырмауга гына бәйле. Аннары түләгән кешеләр табибка керә, ә дәүләт гарантиясе буенча бушлай кабул ителүчеләр чиратта утырырга мәҗбүр.Моны хәл итәргә кирәк. Авыру кеше болай да нечкә күңелле була. Бу бит кешенең кәефе”, –  диде Президент. Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәҗбүри медицина иминияте фондына бу мәсьләне контрольдә тотарга кушты. Гомуми күрсәткечләр буенча, Югары Ослан, Тәтеш, Кама Тамагы, Спас районы хастаханәләрендә хәл мактанырлык түгел, ә менә Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Питрәчтә шикаятьләр азрак.

Кадрлар мәсьләсе дә кискен тора. Максатчан программа белән укырга керүчеләрнең бары 13 проценты гына эшләргә кала. Коллегиядә максатчан укып та тиешенчә эшләмәүчеләргә акчаларны кире кайтаруны мәҗбүр итәргә кирәк дигән фикер дә яңгырады. Президент исә белгечләрне медицинага җәлеп итү юлларын эзләргә кушты. Әнә Биектау районының Чыпчык авылында амбулатория мөдире булып эшләүче Ирек Вафин да кайчандыр “Земский доктор”  программасы буенча авылга эшкә кайткан булган. Аңа торак шартларын яхшырту өчен 1 миллион сум акча бирелгән. “Авыл җирендә дә гөрләп яшәргә, эшләргә була, авыл җиренә килергә курыкмагыз”, – диде Ирек Вафин. Аның чыгышын бар зал алкышларга күмде. Рөстәм Миңнеханов та яшь белгечнең татар телендәге чыгышын игътибар белән тыңлады. Авылга кайтып медицина өлкәсендә эшләүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Авыруларны кисәтү буенча ныклы эш алып барырга, мәгълүмати өлкә чынлап та халык файдасына эшләсен өчен бар көчне куярга, шәхси клиникалар белән дәүләт оешмалары арасында хезмәттәшлекне ныгытырга... Министрлык алдында бурычлар куелган, максатлар билгеләнгән. “Гомумән алганда, эшегез авыр. Сез куәтле, көчле тармак, оешкан беренчел звено, тәҗрибәле табиблар бар. Эшегез өчен рәхмәтемне белдерәм”, – диде Президент йомгаклау чыгышында. Ахырдан медицина өлкәсе үсешенә өлешен керткән хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Фото: president.tatar.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading