16+

Яңа елга иң шәп бүләк ул!

Яңа ел алдыннан һәр елны дусларга, туганнарга, якын кешеләребезгә бүләккә нәрсә генә алырга икән инде дип баш ватабыз. Гадәти генә бүләк бирәсе килми бит әле ул. Оригиналь, бер кешене дә кабатламый торганы белән шаккатырасы, сюрприз ясыйсы килә. Аннары бүләкнең истәлекле булуы да, синең турында искә төшереп торуы да кадерле. Кайдан...

Яңа елга иң шәп бүләк ул!

Яңа ел алдыннан һәр елны дусларга, туганнарга, якын кешеләребезгә бүләккә нәрсә генә алырга икән инде дип баш ватабыз. Гадәти генә бүләк бирәсе килми бит әле ул. Оригиналь, бер кешене дә кабатламый торганы белән шаккатырасы, сюрприз ясыйсы килә. Аннары бүләкнең истәлекле булуы да, синең турында искә төшереп торуы да кадерле. Кайдан...

Яңа ел алдыннан һәр елны дусларга, туганнарга, якын кешеләребезгә бүләккә нәрсә генә алырга икән инде дип баш ватабыз. Гадәти генә бүләк бирәсе килми бит әле ул. Оригиналь, бер кешене дә кабатламый торганы белән шаккатырасы, сюрприз ясыйсы килә. Аннары бүләкнең истәлекле булуы да, синең турында искә төшереп торуы да кадерле.
Кайдан гына табарга инде мондый бүләкне, дисездер. Бар ул андый бүләк, бар! Аны алу өчен, көнозын кибетләрдә йөрергә, чит илләргә барырга да, интернет аша заказ биреп, озак вакыт көтеп утырырга да кирәкми. Нибары 5-10 минут вакытыгызны гына кызганмагыз да бу эшне декабрь беткәнче башкарып чыгыгыз. Якыннарыгызны киләсе елга «Шәһри Казан»га яздырту турында әйтүем. Менә дигән бүләк ул! Аны тапшырырга, котларга вакытыгыз җитеп бетмәсә дә, гыйнварның беренче көннәрендә үк әлеге бүләк дусларыгызны, туганнарыгызны үзе эзләп табачак һәм сөендерәчәк. Аны һәр кеше яратып кабул итәчәк - монысын үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Газета битләрендә яшьләргә дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы сәхифәләр җитәрлек бит. Сәясәт тә, икътисад та, мәдәният-сәнгать, кызыклы әңгәмәләр, гыйбрәтле язмышлар, файдалы киңәшләр, авыл тормышы һ.б. Авыл дигәннән, әлеге сәхифәне алып баручы буларак, шуны әйтәсем килә, газетабыз битләрендә алга таба да авыл халкын борчыган барлык сорауларга да җавап эзләрбез, үрнәк эшләрне яктыртып барырбыз, яңалыкларны да иң беренче сез белеп торырсыз.
Кыскасы, Яңа елга бүләк алу проблемасын хәл иттек дип өметләнәм...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading