16+

Яңа елны сагынганда

Яңа елга бер айдан азрак вакыт калып бара. Бала вакытта без бу бәйрәмне календарь битен санап көтеп ала идек. Әтине кайчан чыршы алып кайтасың дип аптыратсак, әнине открыткалар алыр өчен почтага куа башлый идек. Кемнәргә открытка язасын алдан ук санап, адресларын барлап куябыз.

Яңа елны сагынганда

Яңа елга бер айдан азрак вакыт калып бара. Бала вакытта без бу бәйрәмне календарь битен санап көтеп ала идек. Әтине кайчан чыршы алып кайтасың дип аптыратсак, әнине открыткалар алыр өчен почтага куа башлый идек. Кемнәргә открытка язасын алдан ук санап, адресларын барлап куябыз.

Ә адреслар яшел тышлы кечкенә генә блокнотка язып куелган. Яңа открыткаларга, сизелеп тормасын өчен, циркуль белән генә линейка куеп, юллар сызып чыгабыз. Имештер, язган вакытта тигез язылсын. Открыткалар Уфага да, Свердловскига да, Мари Элга да китәләр иде. Аларны озаткач, үзебез безгә адресланганнарын көтә башлыйбыз. Аларны укыгач та алып куймыйбыз, китап шкафының пыяласы артына тезәбез. Бәйрәмнәр узгач, һәрберсен пөхтәләп җыеп куеп саклый идек.

Аннан инде көннәрдән бер көнне төнлә әти чыршы алып кайта. Ни өчен төнлә икәнен бөтен кеше дә беләдер дип уйлыйм! Әти кич белән каядыр чыгып китеп озаклап югалып торса, шунда ук бүген чыршы кайтасын белеп алабыз. Верандадан катыргы тартма эченә тутырып куелган чыршы уенчыкларын алып керәбез. Ялгыш кына ватылган уенчыкларны хәзерге кебек чыгарып ату юк. Хәер, хәзергеләр пластмасстан ясала, берничек тә ватылмыйлар. Ә пыяла уенчыкларны без балалар шактый вата идек шул. Ватылганнарын, берәр тукыма эченә яки гәҗиткә төреп, тукмак белән ватып изәбез. Кар кызы кия торган баш киеменә мамык ябыштырып, ул формасы белән кокошникка охшаган иде, шуның өстенә җилем белән шул ялтыр-йолтыр килеп торган төрле төсле вак кисәкчекләрне дә ябыштырабыз. Ул вакытта аңардан да матур баш киеме юк иде инде. Ак тукымадан күлмәк тегеп, асларына, җиңенә һәм муенына әни мишура беркетеп чыга. 

Яңа ел көнне инде кабат теге яшел тышлы блокнотны чыгарабыз. Аны телефон янына куябыз да, түземсезләнеп, әтинең чит шәһәрләрдә яши торган туганнарыбызга шалтыратканын көтеп утыра башлыйбыз. Бу җитди эш әти өстендә иде. Нишләптер ул бик соң гына, Яңа ел башланырга бер сәгать кала гына шалтырата иде. Кирәкле телефон белән тоташтырганчы күпме нервысы, сабырлыгы бетсә дә, ел да шулай соң шалтырата. Нервы дигәннән, башта райондагы пунктка шалтыратып, Уфа белән тоташтыруны сорый. Анда да әле тиз генә эләгеп булмый, кат-кат шалтыратып торасы. Безнең кебекләр районда бит шактый. Бөтенесенең дә нәкъ менә курантлар 12 суккан тирәдәрәк шалтыратасы килә. Телефоны булган бөтен туганнарга шалтыратып чыкканнан соң әти, канәгать кенә елмаеп, табынга килеп утыра. Шуннан инде табынга көндез үк кайчан ашарбыз икән дигән сыйлар чыга. Әти: «Иң яратмаган бәйрәмем шушы Яңа ел, көне буе ач йөртәләр дә, аннары төне буе ашап утырасың», – дия иде. Чынлап та пилмәнне нәкъ 12 тулгач кына ашый идек шул. Көне буе телевизордан кызыклы кинолар күрсәтәләр, берсенең дә пилмән бөгәсе килми. Хәзерге кебек, һәр бүлмәдә телевизор юк иде шул. Шуннан әти, берүзе пилмән бөгеп арыгач, безнең янга керә дә, һәр кеше 25әр пилмән эшли, дип, команда бирә иде.

Хәзер дә пилмәнен ашыйбыз, чыршысын бизибез, телефоннан шалтыратып котлыйбыз. Әмма барыбер элеккеге кебек самимилек, ихласлык юк. Кайвакыт пилмәнен кибеттән генә сатып алабыз, чыршыны да, балага бәйрәмгә костюмнарны да кибеттән генә кыстырып кайтабыз. Открыткалар да хәзер әзер итеп чыгарыла, шигыре дә, котлау сүзләре дә язылган була. Ватсап аша сиңа интернеттан алынып көне буе әйләнеп килә торган бер әзер картинаны башкаларга тик җибәреп утырабыз. Аларда бернинди җылылык юк. Аралашу, хәл белешү бетеп бара. Туганнар арасында гына түгел, гаилә эчендә дә шулай. Чыршы бизәгәндә, открыткалар язганда, бәйрәмгә костюмнарны кул белән тегеп әзерләгәндә, бөтен гаилә җыела иде. Открытка, хатлар туганнар арасында бер элемтә булып тора иде. Аларны Яңа елга, 8 Мартка гына түгел, 1 Май, 9 Майга да яза идек. Ватсаптагы котлаулар югалып бара, ә открыткалар әле дә сакланып тора. Аларда кул җылысы, күңел җылысы саклана.

Яңа елдан соң инде безне түгел, күршеләрне котлап шалтыратулар китә. Әле бер күршегә, әле икенче күршегә, телефонга чакыралар, дип йөгереп керәбез. Алар кергәнче, элемтә өзелгән була, кабат тоташтырганнарын көтеп, шактый вакыт уза. Монысының да үз мәзәге бар, күршеләргә рәхәтләнеп аралашып утыру җае чыга. Хәзер исә күршең белән аралашу бер-береңне сәламләүгә генә кайтып кала, анда да әле күреп калсаң гына. 

фото - pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X