Бу елның декабрендә Малайзия архитекторлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Яңа татар бистәсенең заманча үсеш проектын тәкъдим итәргә тиешләр. Проект буенча Яңа татар бистәсе күпкатлы, заманча йортлар белән уратып алынган бизнес үзәк булачак.
Бүген бистә сәнәгать предприятиеләре урнашкан шыксыз, буш бер җирлек булып тора. Ләкин аны кайчандыр татарлар гөрләп яшәгән тарихи мохит буларак та хәтерлиләр. Татарлар көнкүрешеннән шактый ерак булган Малайзия белгечләре бу тарихи фактларны истә тотмас, дип борчылып, Бөтендөнья татар яшьләре «Бистә 2.0» проекты булдырган. Аның кысаларында, әле күптән түгел, яшьләр Яңа татар бистәсенә экскурсия уздырды, бистәнең тарихи һәйкәлләрен өйрәнде, җирле халыкның фикерләрен тыңлады. Барлык тупланган фикер һәм тәкъдимнәр Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә тапшырылган.
- Хәзерге вакытта безнең милли рух берләшкән урын - яңартылган Иске татар бистәсе. Ләкин күп кеше, аеруча да яшьләр, Казанда, шулай ук Бишбалта, Яңа татар бистәләрендә дә элек татарлар күпләп төпләнгәнен белми. Бистәләр турында мәгълүмат тупланган сайт булдырасыбыз килә, - диде Бөтендөнья татар яшьләре рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов.
Киләсе елдан яшьләр «Бистә көннәре» үткәрергә планлаштыра. Бу бер көнлек кенә чара булмаячак. Берничә көн дәвамында бистәнең, анда урнашкан йортларның тарихын өйрәнәчәкләр. Яшь лидерлар Елга порты белән Болгар шәһәрен дә тоташтырырга уйлый. Туристлар Алтын Урда чорыннан, бүгенге татар мохитенә кайтырлык булсын, ди алар. Татар зиратына экскурсия оештырырга сораучылар да күп икән. Алар өчен каберлекләр турында белешмә тупланган махсус кушымта ясарга планлаштыралар.
Тарих битләрендә Яңа татар бистәсе иң күп татарлар яшәгән бистә буларак истә калган. Аның тарихи кыйммәте белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов таныштырды.
- Бистәдә өч зур мәчет - Ак, Ал, Иске-таш мәчет булган. Соңгысы Казанның иң зур мәхәлләсе булып саналган, чөнки ул елларда биредә бер мең ир-ат теркәлгән. Һәр мәчетнең үз зур мәдрәсәсе булган. Тарихта Яңа татар бистәсе XX гасыр башында социаль демократлар хәрәкәте үзәге буларак та калган. Бу гаҗәп тә түгел, ул вакытта биредә эшче халык яшәгән. Мәсәлән, Мехчылар урамы, 17нче йортта Хөсәен Ямашев агитацион түгәрәкләр алып барган. Исеме онытыла башлаган революционер Булат Али йорты да Яңа татар бистәсендә урнашкан. Фатих Әмирхан яшәгән йорт та гөрләп торган. Әмирханнар нәселе бүген дә яши.
Бу йортларны торгызырга кирәк. Шулай ук без Яңа татар бистәсе аксакаллары берләшмәсен төземәкче, - диде Айрат Фәйзрахманов.
«Бистә 2.0» проекты кысаларында, яшьләр Яңа татар бистәсендә урнашкан Мазут һәм Козлов йортына тарихи һәйкәл статусы бирергә тели.
- Хәзерге вакытта милләтне үстерү өчен яңа төрле чаралар уйларга кирәк, Сабан туйлары белән генә ерак китеп булмый. Безнең андый тәҗрибә бар инде. Иске татар бистәсендә ел саен Печән базары оештырабыз, - диде Бөтендөнья татар яшьләре рәисе Тәбрис Яруллин.
Тәбрис Яруллин сүзләренчә, Россиядә һәм чит илләрдә егермеләп татар бистәсе бар. Ләкин аларның хәле төрлечә. Минск шәһәрендәге татар бистәсенә юкка чыгу куркынычы яный. Биредә күпкатлы заманча торак йортлар калкып чыккан. Томск шәһәрендәге татар бистәсендә бик күп тарихи йортлар сакланып калган әле. Аларның барысы да дәүләт карамагында, ләкин бу йортлар да, акча җитмәү сәбәпле, җимерелергә мөмкин.
- Проектларны башта без үзебез эшләп карыйбыз. Соңыннан тәҗрибәбез белән башка төбәкләрдә дә уртаклашабыз. Әле күптән түгел «Казан» милли-мәдәният үзәгендә «Бистә сәгате» чарасында соңгы вакытта бистәләргә кагылышлы башкарган бөтен эшебез турында сөйләдек. Тәҗрибәбезне иң беренче Томск шәһәре белән уртаклашачакбыз, алар өчен бу - кирәкле проект, - диде Тәбрис Яруллин.
Комментарийлар