16+

Яңа закон «тешләшми». Әлегә...

Белем көне икенче сентябрьгә күчерелгән быелгы уку елының да беренче атнасын очладык. Чәчәкле, ак бантиклы бәйрәм узды, белем гранитын кимерә торган көннәр җитте. Уку елының иң зур вакыйгасы «Мәгариф турында»гы яңа законның гамәлгә керүе булса, эреле-ваклы башка үзгәреш-яңалыклар да юк түгел.

Яңа закон «тешләшми». Әлегә...

Белем көне икенче сентябрьгә күчерелгән быелгы уку елының да беренче атнасын очладык. Чәчәкле, ак бантиклы бәйрәм узды, белем гранитын кимерә торган көннәр җитте. Уку елының иң зур вакыйгасы «Мәгариф турында»гы яңа законның гамәлгә керүе булса, эреле-ваклы башка үзгәреш-яңалыклар да юк түгел.

Түбән Кама районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә «Гаилә тормышын алып бару» дисциплинасы буенча курслар ачылган. Түбәнкамалылар бу эшкә тиктомалдан гына алынмаган, билгеле. 2013-2014 уку елында республиканың барлык мәктәпләренә дә шушы ук исемдәге фәнне кертмәкчеләр. Районда укытучыларны әзерли дә башлаганнар. Дәресне белем бирү йортларына акрынлап кертерләр, мөгаен. Әлеге фәнне мәктәп программасына өстәү-өстәмәү турында сөйләшүләр күптәннән бара иде инде. Мәгариф белгечләре, гаиләнең кыйммәтен мәктәп бусагасыннан ук аңлату кирәк, дигән карарга килгәннәр, күрәсең. Бу фән программага кертелә калса, икенче бер дәреснең кыскару хисабына булачагы аңлашыла. Димәк, тагын шау-шу булып алачак икән әле.
Узган ел белән чагыштырганда, быел мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларның саны арткан. Мәсәлән, Казанның Вахитов районында 2012 елда беренче сыйныфка 982 укучы кабул ителгән булса, быел бу сан 1008гә тигез. Идел буе районы белем бирү йортлары узган ел 2032 беренче сыйныф укучысына арткан булган, быел бу сан зуррак - 2176. Районнарның мәгариф идарәләрендә аңлатуларынча, бу әле актык нәтиҗәләр түгел. Ник дигәндә, бөтен балалар да укуларын беренче сентябрьдә үк башламый икән. «Сентябрь урталарында чит илләрдән ялдан кайта башлаучы гаиләләр бар. Ни кызганыч, ата-аналарның күпчелеге балаларының мәктәпкә бару мәсьәләсен алдан кайгыртып куюны кирәк санамый. Шәһәргә кайткач башлана инде хәлләр. Балаларны мәктәпкә кабул итми дә булдыра алмыйбыз. Дөресен генә әйткәндә, баланың укуын бөтен яшьтәшләре белән беррәттән Белем көнендә башламавын закон бозу дип карарга да мөмкин. Хәзер яңа канун буенча эшли башлагач, таләпләр тагын катырак булачак. Ата-аналар балаларын укырга кертүгә җитдирәк карасыннар иде», - дип сөйләде Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары буенча мәгариф идарәсенең баш белгече Елена Хәлиуллина.

Эшләсен генә!
«Мәгариф турында»гы яңа закон, эшләнгән вакытында кайнар бәхәсләр уятса да, рәсми рәвештә кабул ителде, гамәлгә дә керде. Хәзер менә шулай: «Эшләсен иде инде!» - дип телисе генә кала.
Әлеге законның моңарчы булган ике документны (урта һәм югары белем бирү турында) берләштерүен беләбез. Тагын нинди үзгәрешләр вәгъдә итә соң ул? Мәктәпкәчә белем бирүгә яңа канунда саллы гына урын бирелгән. Хәзер балалар бакчалары өчен махсус стандартлар булдырылды - шуның нигезендә эш алып барыла. Бу төр учреждениеләр нәниләрне мәктәпкә әзерләү йорты булудан туктый. «Соңгы елларда балалар бакчалары башлангыч мәктәп ролен үти башлады. Ә бакчаларның төп максаты сабыйларны укырга, язарга һәм санарга өйрәтү түгел, ә укырга теләк уяту булырга тиеш бит. Шуңа күрә, нәниләрне өйрәтү уен формасында алып барылачак», - дип ачыклык кертә моңа РФ мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Наталья Третьяк. Әти-әниләр элеккечә, ягъни балаларын караган һәм ашаткан өчен генә түлиячәк, дәресләр һәм уеннарга өстәмә акча соралмаячак. Министрлыкның исәпләп чыгаруынча, быел түләүләр күп дигәндә биш процентка гына арткан. Тагын бер яңалык: бакчалар моңарчы муниципаль органнар карамагында булса, хәзер РФ субъектлары дәрәҗәсен ала.
Яңа закон буенча, инвалид балалар гадәти мәктәпләрдә һәм сыйныфларда укый алачак. Шул ук вакытта махсус - коррекцияле белем бирү йортларының тамырына да балта чабарга җыенмыйлар. Сәламәтлекләрендә тайпылыш булганнар шундый сайлау мөмкинлеге алса, ятим балаларның, киресенчә, ташламалары юкка чыгарыла. Моңарчы алар югары уку йортларына бер каршылыксыз керә иде, хәзер исә укырга гомуми конкурсны үтә алсалар гына кабул ителәчәкләр. Бөтен абитуриентлар белән бер дәрәҗәдә сынаулар бирү һәм, балларга карап, рейтингта теге яки бу урынны биләү дигән сүз инде бу. Наталья Третьякның әйтүенчә, моңарчы ятим балалар, өстенлекләреннән файдаланып, укый аламы-юкмы, югары уку йортына керү ягын карый торган булганнар. Аңлашыла ки, аларның күпчелеге беренче курстан соң «сирәкләнә». Менә шул хәлгә нокта куярга теләгән дә инде законны язучылар.
Мәктәп укучылары уку графигын үзләре төзи алачак. Монысы төрле конкурс-чаралардан башы чыкмаган активистлар һәм төрле сәбәпләр аркасында башкалар белән бергә укый алмаучылар өчен файдалы инде. Закон буенча урта белем бирү элеккечә үк бушлай булачак, өстәмә дәресләр сайланган очракта, аларга аерым түләү билгеләнәчәк. Сүз түгәрәкләр турында түгел, ә нәкъ менә өстәмә дәресләр турында бара. Һәм, әлбәттә, мәктәп формасы кертелүне дә әйтеп үтәргә кирәк. Аны һәр уку йорты үзе сайлый.
Укытучылар өчен закондагы иң мөһим пунктларның берсе хезмәт хакы турындагысыдыр, мөгаен. Ул төбәктәге уртача хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш. Тик «Мәгариф турында»гы канун уртак булса да, төбәкләр һәм алардагы финанслар әйләнеше төрле бит. Димәк, Россиянең бер почмагында мөгаллим 25 мең сум алып эшләсә, икенче бер субъектында коллегасының хезмәтен шуның яртысына гына бәяләргә дә мөмкиннәр.
Әле бер атна гына кулланылышта булган закон турында хәзер нинди дә булса нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Моның өчен ким дигәндә ярты ел кирәк. Аннары гына мактау яки, киресенчә, яманлау сүзләре әйтеп булачак. Әлегә тегесен дә, монысын да уйлый торсак була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading