16+

Якшәмбе көненә кызыклы чаралар исемлеге

Кояшлы якшәмбе көнендә рәхәтләнеп ял итеп калыгыз, дуслар!

Якшәмбе көненә кызыклы чаралар исемлеге

Кояшлы якшәмбе көнендә рәхәтләнеп ял итеп калыгыз, дуслар!

Балчыктан чүлмәк ясау буенча мастер-класс

Балчыктан чүлмәк ясарга өйрәнергә теләсәгез, бертуган Васильевлар остаханәсенә килегез. Һөнәрче эшнең төп алымнарын, техникасын, коралларын күрсәтәчәк. Бирегә килгән килгән һәр катнашучы бүләккә үз куллары белән ясаган хезмәт җимешен дә алып китә алачак.
Вакыты: балалар өчен - 11.00дә, өлкәннәргә - 14.00дә
Чибәрлек - детальләрдә: мода тенденцияләре биттә
Бу атнаның ял көннәрендә "Штаб" резиденциясендә Мәскәүнең Lumpen модельлек агентлыгы Казанда үзенең беренче кастингын уздыра. Ә аңа нигез салу биттә" дигән темага лекциягә укыячак. Керү - бушлай.
Вакыты: 12.00 дә
Стиль һәм аксөякләр модасы. (1890-1910 нчы еллар)
"Эрмитаж-Казан" Үзәгендә ачылган «Петербургский модерн. 1890-1910-е годы. Стиль и светская мода» күргәзмәсендә модерн стилендәге костюмнар һәм бизәнү әйберләре, шул чорның танылган ханымнарының портретлары, картиналар, йорт җиһазлары тәкъдим ителгән.
Вакыты: 10.00-18.00
Театрларда һәм концерт залларында
Бүген К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында - сәгать 17.00 дә "Бер күрешү-үзе бер гомер" музыкаль комедиясе, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында сәгать 18.00 дә "Бабайлар чуагы" лирик комедиясе күрсәтелә. Казан дәүләт Яшь тамашачылар театры - "Продавец дождя" спектакленә, Г. Тукай исемедәге татар дәүләт филармониясе сәгать 11.00 дә һәм 13.00дә балалар өчен - "Танцевальный калейдоскоп. Мы приглашаем Вас на бал!" концертына, ә 17.00дә Россиянең халык артисты Светлана Крючкова белән бергә узачак "Филармониядә поэтик очрашулар" циклының беренче кичәсенә чакырып кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading