16+

Ял көннәрендә булачак күңел ачу чаралары

Ялларыгыз күңелле һәм хәере белән узсын!

Ял көннәрендә булачак күңел ачу чаралары

Ялларыгыз күңелле һәм хәере белән узсын!

Якшәмбе

Слава Зайцевның Гаҗәеп зоопаркы

15 гыйнварда Татарстанның Табигый тарих музеенда Казанның яшь һәм сәләтле рәссамы Слава Зайцевның «Удивительный зоопарк» күргәзмәсе ачыла. Аның үзенчәлеге - рәссам җиһазлар ясауда файдалына торган вак тимер кисәкчекләреннән искиткеч картиналар иҗат итә. Мондый рухта эшләнгән һәр картина никадәр зур сабырлык таләп итә. Мәсәлән, «Аю» картинасын ул ике ай дәвамында эшләгән һәм моның өчен 80 мең төрле төстәге тимер кисәкләрен файдаланган.

Вакыты: 10.00-18.00

Яңа ел бүләкләренең тарихы

Кремль яр буендагы әкияти шәһәрчектә «История новогодних подарков» спектакле күрсәтелә.

Вакыты: 13.00, 15.00, 17.00 һәм 19.00

Спектакльләр

Качалов исемендәге драма теартында - «Безумный день, или женитьба Фигаро» комедиясе (Вакыты: 18.00), ә Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында «Маленький принц» спектакле күрсәтелә. (Вакыты: 18.30) К.Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрында «Күрәсем килгән иде» (мелодрама) куела. Вакыты: 17.00

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading