Танылган брендларның продукцияләрен алдап ясау очраклары булу бүген инде сер түгел. Әле күптән түгел генә Казанның бер базарында «Просто молоко» компаниясенең продукциясе исеме астында ялган атланмай сатылуы ачыкланган.
29 гыйнвар көнне «Просто молоко» компаниясенең хезмәткәре агросәнәгать паркындагы сәүдә үзәкләреннән «Просто молоко» исеме астында атланмай сатып алган. Нәтиҗәдә, ике сәүдә ноктасында ялган продукция сатылуы ачыкланган. «Рацин - Шәле» сәүдә ноктасында «Просто молоко» кабындагы май иң очсыз бәядән - 50 сумнан сатылган. Сатучы майның «Просто молоко» продукциясе булуын һәм Казан сөт комбинатында җитештерелүен әйтә. Әмма Казан сөт комбинаты вәкилләре һәм «Просто молоко» компаниясенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Юлия Тарасова, әлеге атланмайны караганнан соң, аның оригиналыннан бик нык аерылып торуын ачыклыйлар: капта ГОСТ тамгасы булмый, майлылык билгесе булган түгәрәк тә май исеменә күчерелгән була, майның саклану вакыты да икенче төрле - оригиналдан бик нык аерылып торган саннар белән язылган. Ә кап эчендә исә спред булуы ачыклана. ИП «Борисов» сәүдә ноктасында да ялган продукция сатылган була.
Ялган продукция сатучы эшмәкәрләргә карата тикшерү үткәреләчәк һәм җәза да шуның нәтиҗәләре буенча биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар