Шәһри Казан

Ялган даруларга караганда, фармацевтика өлкәсендә «брак» дип танылган дарулар күбрәк очрый

Реклама

Былтыргы тикшерүләр буенча, Татарстанда 51,1 мең кап сыйфатсыз дару әйләнештән алынган, 43,2 мең төргәк медицина эшләнмәсе яраксыз дип табылган. Саннар шомландырса да, ялган дарулар фармацевтика өлкәсендәге барлык препаратларның 1 процентын гына тәшкил итә икән.

- Халык арасында «даруларның хәтта 60 проценты ялган» дигән имеш-мимешләр йөрсә дә, чынлыкта фальсификация аз очрый, - диде «Татар информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова.

Былтыр әлеге хезмәт идарәсенә барлыгы 1003 мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, өч тапкырга диярлек күбрәк. (2015 елда 672 шикаять кабул ителгән булган.) Халыкны күбесенчә сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы сораулар, дарулар белән тиешенчә тәэмин ителмәү проблемасы борчый. Ялган даруларга караганда, фармацевтика өлкәсендә «брак» дип танылган дарулар күбрәк очрый икән. Еш кына кабындагы хәреф дөрес язылмаганга, дару төймәсенең эрү үзенчәлеге тиешле нормаларга җавап бирмәгәнгә һәм башка сәбәпләр аркасында, алар яраксыз булып санала.

- Ничек кенә булмасын, медицина препаратларының барысы да даруханә челтәрләренә килеп җиткәнче тикшерү уза, һәм сыйфатсызлары кулланылыштан алына, - дип ышандыра Татарстанның Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин.
Соңгы вакытларда «махсус акция кысаларында сәламәтлегегезне тикшерәбез, тулы диагностика курсы уздырабыз» дигән ялган клиникалардан зыян күрүчеләр артып киткән. Әйтик, Татарстанда бер хатынга дәвалый торган ортопедик юрган, матрас, мендәр тышларын 130 меңгә сатканнар. Нәтиҗәдә бу гап-гади урын-җире әйберләре булып чыккан. Мондый очракларда дөреслекне раславы авыр. Шуңа да белгечләр халыкка кредит рәсмиләштерергә үгетләгән, үз продукциясен алырга кушкан клиникалар белән сак булырга киңәш итә.

Рөстәм Сафиуллин, Татарстанның Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе:
- Былтыр барлыгы 286 тикшерү уздырдык. Алар арасында планлы, лицензия алыр алдыннан үткәрелә торган, шулай ук халыктан килгән шикаятьләр буенча плансыз тикшерүләр дә бар. Нәтиҗәдә, 182 беркетмә төзелеп, эшләр судка тапшырылды. 159 очракта кисәтү ясалды. Барлыгы 3 миллион 676 сумлык штраф салынды.


Фото:vitamarg.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    349
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    461
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    831
    0
    2