16+

Ялкау хастаханәгә сертификат юк

Күпчелек кеше табиблар тикшерүе узуны, хастаханәгә кереп ятуны яратмый. Росздравнадзор хәлне тамырдан үзгәртергә җыена.

Ялкау хастаханәгә сертификат юк

Күпчелек кеше табиблар тикшерүе узуны, хастаханәгә кереп ятуны яратмый. Росздравнадзор хәлне тамырдан үзгәртергә җыена.

Россиядә «Медицина эшчәнлеге сыйфаты һәм иминлеге» ирекле сертификатлаштыру системасы-тәртибе гамәлгә ашырыла. Быел шундый тәртип Республика клиника хастаханәсендә (РКБ) һәм Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә (МКДЦ) кертелә. 

Казан шәһәре буенча сәламәтлек сак­лау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйлә­гәнчә, сертификатлаштыру системасын 2016 елда, халыкара стандартларны исәпкә алып, Росздравнадзор әзерләгән. 

Башкаладагы барлык медицина учреж­дениеләрен сертификатлаштыру бурычы тора. Республика балалар клиника хастаханәсе (ДРКБ) 2017 елда ук сертификатлаштыру узган инде. Совет районындагы балаларга хезмәт күрсәтә торган «Азино» сырхауханәсе әлеге документка 2018 елда ия булган.
Сертификатлаштыруда медицина оешмасының 12 юнәлештәге эшчәнлеге исәпкә алына. Болар: медперсонал белән идарә итү, эпидемия иминлеге, стационарда ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме, авыруларны кабул итү бүлеге эшчәнлеге һәм башкалар.

– ДРКБның республикада гына түгел, ә ил күләмендә беренчелеккә эләгүе очрак­лы хәл түгел. Бу – тырыш эшчәнлек күрсәткече. Клиника яхшы җиһазланган, матди-техник базасы нык, белгечләр бар. Азинодагы сырхауханә турында да шул ук сүзләрне әйтергә була. Без аны баштан ук тиеш­ле дәрәҗәдә эшләдек, кирәкле җиһазлар белән тәэмин иттек һәм бу үз нәтиҗәсен бирде, – дип, ­докладчы сүзенә өстәп әйтеп куйды мэр Илсур Метшин.

Казанда хәзер сертификатлаштыруга шәһәрнең 7нче һәм 18нче хастаханәләре, шулай ук 21нче хастаханәсе әзерләнә. Сертификатлаштыру медицина учреждениеләрен үсешкә һәм медицина хезмәте күрсәтүне тагын да яхшыртуга этәрә. Росздравнадзор сертификатлаштыру сис­темасын кертү турында башлангыч белән чыккач, республикадагы медицина учреждениеләре «Дустанә хастаханә – Татарстан стандарты» тәртибенә ирешү буенча эшчәнлек җәелдергән иде. 

Мэр Илсур Метшин үзенең йомгаклау сүзендә медицина өлкәсендә әле эшләрнең күп булуын искәртте.
– Сертификатлаштыру узу теләге генә аз, – диде мэр Илсур Метшин. – Без эшчәнлекнең беренче нәтиҗәләрен күрәбез, ләкин казанлыларның канәгатьсезлеге һәм тән­кыйт­ь­ләве кала бирә – монысын да ишетәбез. Тәгаен юнәлештәге ­медицина белгечләре җитми, бу безнең җитди мәсьәлә. Башка нечкәлекләр дә күп, безгә аларны бергәләп хәл итәргә кирәк.

фото - kzn.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading