16+

Ярминкәләр яшәргә хаклы

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ноябрь ахырларына кадәр дәвам итәчәк.

Ярминкәләр яшәргә хаклы

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ноябрь ахырларына кадәр дәвам итәчәк.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецовның «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә җиткергән мәгълүматларына караганда, узган шимбәдә «Татарстан кулланучылар җәмгыяте», «Ак Барс» холдинг компаниясе, «Татагрохим» һәм башка агропредприятиеләр колачлы сәүдә оештырган. Казанлылар 2 ноябрь көнендә генә дә 45 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алган. Гадәти көннәрдә әлеге сан 20-25 миллион сумны гына тәшкил итә. Ярминкәләр башланганнан бирле, инде 213 миллион сумлык продукция сатылган.
Мэр Илсур Метшин: «Ярминкәләр механизмы яшәргә хаклы булуын раслады. Алар казанлыларга кышлык продукция әзерләп кую мөмкинлеге бирә. Агросәнәгать паркының эшчәнлеге җанлана баруы сөендерә. Әлеге парк нәкъ менә авыл хезмәтчәннәре үз продукцияләрен кулай бәяләрдән арадашчыларсыз сата алсыннар өчен төзелде», - дип, шәһәр хакимияте җитәкчеләрен ярминкәләрне оештыруга җаваплы карарга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading