16+

“Ярты стадион Булат Мусинга кул чапты”

Бер төркем Татарстан көрәшчеләре Төркиядә Аба Гюреш төре буенча Дөнья Кубогы ярышларында катнашып кайтты. Беренче урыннар булмаса да, безнекеләр уңай тәэсир калдырган.

“Ярты стадион Булат Мусинга кул чапты”

Бер төркем Татарстан көрәшчеләре Төркиядә Аба Гюреш төре буенча Дөнья Кубогы ярышларында катнашып кайтты. Беренче урыннар булмаса да, безнекеләр уңай тәэсир калдырган.

Төркиядән кайткач, “ШК” хәбәрчесе Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин белән элемтәгә чыгып, Төркиядәге ярышлар турында кызыксынды. 

Быел әлеге Аба Гюреш төре буенча Дөнья Кубогына ярышлар унынчы тапкыр оештырыла икән. Гәрчә, әлеге спорт төре – төрекләрнең милли көрәше булып санала һәм ул борынгы гасырлардан килә. Бәйгедә 50гә якын илдән батырлар көч сынашкан. Россиянең төрле почмакларында яшәүче халыклар да, БДБ, Европа һәм Азия илләреннән дә килгәннәр бирегә. Кемдер тулы команда белән катнашса, кемдер берничә көрәшче генә алып килгән. Мари Иленнән, әйтик, Рамай Юлдаш бер көрәшче алып килгән.

“Оештыру эшләре ошады. Юл чыгымнарын Төркия ягы тулысынча үз өстенә алды. Егетләр ун минут көрәшә, бишәр минут, бер минут тәнәфескә бирелә. Музыка астында көрәшәләр, дөрес, аның тавышы бик ишетелми дә, чөнки мәйданга җыелган халык кул чаба, сызгыра, эмоциясен яшереп тормый – төрекләр темпераментлы халык бит. Яланаяк үлән өстендә көрәшләр. Кичке 4ләрдә башланган иде ярыш, төнге икедә тәмамланды”, ди Равил Хәйруллин.

Башкарма директор Татарстан көрәшчеләренең чыгышларына да бәя биреп узды.

Иң җиңел үлчәүдә бил алышкан Раббани Нургалиевка авырга туры килгән, чөнки ул биш-алты килограмм авырлыгыннан “котылган”. Беренче әйләнештә үк төрек егетенә оттырырга мәҗбүр булган. Айрат Хәйруллин белән Нәфис Галиев та шундый ук язмышка дучар булган.

Илнар Закиров узган ел Кыргызстанда узган күчмә халыклар уеннарында нәкъ менә Аба Гюреш буенча икенче урында калган иде. Биредә дә ул матур гына көрәшә-көрәшә, өченче әйләнешкә узган. Башта Әзәрбәйҗан егетен ота, аннан, оттырып баруына карамастан, Төркия егетен чистага сала. Шулай итеп, сигез кеше калалар болар. Үз-үзенә артык ышанып булса кирәк, Илнар Үзбәкстан егете белән көрәшне бик актив башлап җибәрә, ләкин көтмәгәндә чиста алымга эләгә. “Җиңүчеләр арасына керү мөмкинлеге бар иде”, ди Р.Хәйруллин.

Иң югары нәтиҗәгә “Ак Барс” көрәш сараеннан Булат Мусин ирешә. Беренче әйләнештә Тыва вәкилен ота. Аннан Төркия егете белән көрәшкә чыга. Шулай ук мәйдан хуҗасына оттырып бара башта, мәйдан хуҗалары инде үз егетебез ота дигәндә, Булат төрек егетен чистага китереп сала. Шунда моңа ярты стадион халык кул чабып, үз мәхәббәтен белдергән. Аннан Булат удмурт, венгр егетеләрен ота. Кызганыч, Әфганстан вәкиленә җиңелергә мәҗбүр була. 90нан югарылар авыр үлчәү булган икән, Булат авырлыгында 160 кг.лы көрәшчеләр дә катнашкан. Казан егетен җиңгән әфганлы да 135 кг.лы, Мусиннан бер башка югарырак көрәшче булган. Дзюдо вәкиле булган җитмәсә. Шулай итеп, Булат Мусин бишенче урынны яулаган. Откан булса, беренче өчлеккә кергән булыр иде.

“Зур җиңүләргә ирешмәсәк тә, егетләр өчен бу бик зур тәҗрибә булды. Үзләрен башка көрәштә, халыкара масштабта сынады алар. Аннан килеп, дөнья көрәшчеләре арасында Татарстан үз егетләрен, татар егетләрен күрсәтә алды. Егетләрне дә яңабаштан ачтым, әйтик, шул ук Булатка хөрмәтем бермә-бер артты. Җиңелүенә дә бик борчылды үзе”, - дип, нәтиҗә ясады Равил Хәйруллин.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading