16+

Ярышларга билетың булса, транспортта бушлай йөрисең

Татарстан башкаласында 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына чит өлкәләрдән, республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан килүче җиңел автомобильләр, автобуслар шәһәргә бернинди чикләүләрсез кертелә.

Ярышларга билетың булса, транспортта бушлай йөрисең

Татарстан башкаласында 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына чит өлкәләрдән, республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан килүче җиңел автомобильләр, автобуслар шәһәргә бернинди чикләүләрсез кертелә.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында кичә булган матбугат конференциясендә шәһәр эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов кисәткәнчә, 5 тоннадан да авыррак йөк машиналары 1 июльдән башлап 6.00-22.00 сәгатьләр аралыгында шәһәр урамнарында йөртелмәячәк. Универсиада ярышлары барган көннәрдә Академик Парин, Хөсәен Мәүлетов, Академик Арбузов, Чистай урамнарында, Җиңү һәм Ямашев проспектларында, 3 нче транспорт дамбасында 18.00-02.00 сәгатьләр аралыгында транспорт хәрәкәте аерым бер сәгатьләрдә туктатылып торылачак. Бу чикләү җәмәгать транспортына кагылмый. «Универсиада автобуслары колонналары узганда, Оренбург, Мамадыш һәм Себер трактларындагы, Р.Зорге, Академик Сахаров урамнарындагы юл-транспорт чишелешләрендә дә транспорт хәрәкәте туктатылмаячак», - диде Рөстәм Ибраһимов.
6 июльдә Универсиада уты эстафетасы барышында 9.00-12.00 сәгатьләр аралыгында Җиңү проспектының, Оренбург трактының, Х.Мәүлетов, Павлюхин, Сәлимҗанов, Уң як Болак, Ташаяк, Батурин, К.Маркс, Пушкин, Бауман, Университет, Кремль урамнарының аерым участоклары автомобильләр өчен ябыла. 9-10 июль көннәрендә спорт йөреше ярышлары оештырылганда 00.00-12.00 сәгатьләр аралыгында Кремль Яр буе, Сәетгалиев, Ташаяк урамнарында хәрәкәт чикләнәчәк.
Шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков: «Универсиада ярышларына билет сатып алган кеше, ярыш узган көнне шул билеты белән җәмәгать транспортында, метроны да кертеп, көне буе бушлай йөри ала. Универсиада билетын кондукторга күрсәтергә генә кирәк», - дип сөендерде.
«Казан-2013» башкарма дирекциясе»нең генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов: «FISU таләпләре нигезендә спорт корылмаларына 500 метр радиуста транспорт чаралары кертелмәячәк. Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары көнендә җәмәгать транспорты иртәнге 3 сәгатькә кадәр эшләячәк. «Kazan-Аrena» стадионы белән «Кәҗә бистәсе» метростанциясе, Юдино, Дәрвишләр бистәләре, Торак мәйданчык арасында тамашачыларны махсус билгеләнелгән «автобус-шаттл»лар йөртәчәк. Универсиада тамашаларына рәхим итегез, ләкин шәхси автомобильдә түгел, ә җәмәгать транспортында килү хәерлерәк булачак», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading