16+

Яшәткән дә, юк иткән дә су

Явым-төшемнәрнең күләме артып китү сәбәпле, инде атна дәвамында телевизордан Россиянең төрле өлкәләрен су басу, шул уңайдан хөкүмәтнең армый-талмый масштаблы коткару эшләрен оештыруы, җирле халыкка һәм дәүләткә су стихиясе китергән зыянның күләме миллиардлаган суммалардан артып китүе хакында сөйлиләр.

Яшәткән дә, юк иткән дә су

Явым-төшемнәрнең күләме артып китү сәбәпле, инде атна дәвамында телевизордан Россиянең төрле өлкәләрен су басу, шул уңайдан хөкүмәтнең армый-талмый масштаблы коткару эшләрен оештыруы, җирле халыкка һәм дәүләткә су стихиясе китергән зыянның күләме миллиардлаган суммалардан артып китүе хакында сөйлиләр.

Амур, Зөя елгалары ярларыннан ташый, дамбалар җимерелә, күперләр ишелә, юллар юыла, иген басулары, чәчүлек җирләре яраксызга әверелә, су авыл, шәһәр эчләренә үтеп керә, өйләрне боза, азык-төлекне ашарга, коеларны, чишмәләрне эчәргә яраксызга әйләндерә, мал-туарны, хайваннарны батыра, экологик куркынычсызлыкны какшата...
Путин Россиянең Гадәттән тыш хәлләр, Финанс һәм өлкә министрлыкларына бергәләшеп, федераль бюджеттан су басулардан күрелгән зыянны каплау өчен тиешле сумманы билгеләргә боерды. РФ финанс министры урынбасары Сергей Шаталов исә быел гадәттән тыш хәлләрне юк итү өчен бүленгән 10 миллиард сум резерв акчасының инде тотылып бетүе, хөкүмәтнең бу максатлар өчен киләсе елга каралган бюджет чыгымнарын гына файдалана алуы хакында җиткерде.
Су стихиясе Россиянең җиде төбәгенә зыян салды, шуларның бишесе әле дә гадәттән тыш хәл режимында. Су басулар Ерак Көнчыгыш, Амур, Хабаровск, Чиләбе өлкәләренә генә түгел, Башкортстанга да кагылды. Узган шимбәдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Россия Президенты Владимир Путинның әлеге мәсьәлә буенча уздырган селектр киңәшмәсендә: «Сигез торак пунктта кешеләр кире өйләренә кайта башлады. Иң мөһиме, социаль объектлар җимерелмәде, үлем-китем юк, явым-төшемнәр китергән зыянны үз көчебез белән каплаячакбыз», - дип вәгъдә бирде. Ә менә Амур өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко Президенттан ярдәм сорамыйча булдыра алмады, чөнки анда әле төзәтү эшләре турында түгел, ә коткару эшләре турында гына сүз бара ала. 300 километрдан артык юл, 29 күпер юылган, чәчүлек җирләренә килгән зыян гына да 2 миллиард сумлык дип исәпләнелә.
Синоптиклар су басуларның иң биек ноктасын 20 августка фаразлый, явым-төшемнәр акрынлап Россиянең көньяк өлешенә таба күчә барачак, диләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading