16+

«Яз соңга кала, июнь яңгырлы була»

Узган атнада көннәр җылытып, тамчылар тамып, табигатьтә яз билгеләре күренә башлагач, халык, әллә соң яз җитәме, дия башлады. Бу көннәрдә исә кинәт суытып җибәрде. Яз җитәр дигән өмет тә таралды.

«Яз соңга кала, июнь яңгырлы була»

Узган атнада көннәр җылытып, тамчылар тамып, табигатьтә яз билгеләре күренә башлагач, халык, әллә соң яз җитәме, дия башлады. Бу көннәрдә исә кинәт суытып җибәрде. Яз җитәр дигән өмет тә таралды.

Балтач районы, Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев тә, иртә шатлангансыз, яз соңга калып киләчәк, аны тиз генә көтмәгез, ди.

– Менә ике ел инде ел фасыллары икешәр атнага соңга калып килә. Җәй – көзгә, көз – кышка, кыш – язга, ә яз җәйгә керә. Элеккеге иске стиль белән йөри башладылар болар. Мартта әле суыклар көтелә. Яз соңга кала, әмма кинәт киләчәк. Февраль уртасында булган җылытуны без декабрь башында көткән идек. Аны табигатьнең «агач сагызы чыгару» чоры дип әйтәләр, көн җылытып, агачларны котыртып ала. Декабрьдә булмагач, ул февральгә күчте. Мартта булачак суыклар кыска вакытлы булыр кебек, – диде ул безгә.

Әмир абый әйтүенчә, май ае бик үк матур килергә охшамаган. Коры булачак, яңгырлар да яумас сыман. Июнь башы исә салкынча һәм яңгырлы булыр дип көтелә. Беренче печәнне дә әзерләргә авыр булачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading