16+

Язлар белән Тукай кайта безгә!

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Язлар белән Тукай кайта безгә!

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бүген үзенең милләтен, телен яраткан һәм аның белән горурланган һәр татар кешесе өчен зур бәйрәм. Һәр елны 26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп узабыз. Быел аның тууына 127 ел тула. Ап­рельнең бу көнендә һәр татарның йөрәге, «мин татар!» дип тибәдер һәм күңеленнән ул мең кат «Әллү­ки»не сузадыр, мөгаен.
Бүген бөтен җирдә бәй­рәм рухы чагыла, җыр-моң, шигъри юллар агыла. Г.Тукайның туган көне уңаеннан башкалада күптөрле мәдәни чаралар үткәрү ниятлә­нел­гән. Бәйрәм көне иртәнге сәгать тугызда Тукай мәйданында Г.Тукай һәйкә­ленә чәчәкләр салу белән башланып китәчәк. Сәгать унбергә исә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы Тукай һәйкәле янында узачак шигырь бәйрәменә чакыралар. ТР Язучылар берлеге хәбәр иткәнчә, анда танылган шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Марсель Галиев, Лена Шагыйрьҗан, Зиннур Мансуров, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Илсөяр Иксанова, Мөхәммәт Мирза һ.б. әдипләр катнашачак, шулай ук чит төбәкләрдән дә кунаклар килүе көтелә.
Мәгариф һәм фән министрлыгы «Сәләт» оешмасы белән берлектә шигырь язучы балалар арасында үткәргән конкурсның йомгаклау тантанасы да бүгенгә планлаштырылган. Елдагыча, шигырь бәй­рәмендә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреатларын да игълан итәчәкләр. Татарстан язучылары китапларын сату да оештырылачак.
Сәгать көндезге икедә исә Бауман урамында ел саен үткәрелә торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе башланып китә. Быел ул сигезенче тапкыр уза. Катнашучылар биредә туган телгә, тарихка, мәдәнияткә багышланган викторинада катнаша һәм тере тавышка башкарылган концерт карый ала.
26 апрель көнен ел да көтеп алабыз. Ул көнне милли горурлык хисләре тагын да арта, тагын да ныгый төшә... Бәй­рәмнән алган тәэсирләр дә күңелләрдә әле бик озак саклана...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading