16+

Җыештыручыларның хезмәт хакы арта

Казанда быелның 1 июленнән ишегалды җыештыручыларның хезмәт хакын 12-15 мең сумга кадәр күтәрү ниятләнелә.

Җыештыручыларның хезмәт хакы арта

Казанда быелның 1 июленнән ишегалды җыештыручыларның хезмәт хакын 12-15 мең сумга кадәр күтәрү ниятләнелә.

Бу яңалыкны «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте. Башкалада 4200дән артык ишегалды исәпләнә, аларны җыештырып тору өчен 2500 кеше кирәк. Бүген штат 1600 кешедән генә гыйбарәт. Аларның да күбесе пенсия яшендәгеләр. Хезмәт хаклары 8-10 мең сум гына булганлыктан, әлеге вазифага ашкынып торучылар юк.
Искәндәр Гыйниятуллин искәрткәнчә, соңгы 3 елда газ, су, җылылык, электр өчен түләү бәяләре 63 процентка арткан. Гомумйорт милкен карау хезмәтләре тарифы исә нибары 7 процентка гына күтәрелгән. Быелның 1 июленнән йорт яны территориясен җыештырган өчен һәр квадрат метрдан 50 тиен өстәмә түләү кертү уйланыла. Тулаем бәя һәр квадрат метрга 3 сум 07 тиенне тәшкил итәчәк. «Ишегалды җыештыручыларның хезмәт хакын 12-15 мең сумга кадәр күтәрү өчен, ишегалды территориясенең һәр квадрат метрыннан 6-7 сум түләү алу кирәк булыр иде. Әмма түләү 50 тиенгә генә арта», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Ишегалды җыештыручыларның хезмәт хакын күтәрүгә исәпләнелгән акчаның 100 миллион сумга кадәр өлешен шәһәр бюджеты каплаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading