Шәһри Казан

Җылылыкка субсидияләрне яңа вакытка теркәтү башлана

Җылылыкка арткан бәяләрне йомшарту максатыннан кертелгән субсидияләрне алу өчен, барлык документларны җыеп тапшырып, җиңел сулап куйган идек кенә, инде аны яңа вакытка теркәү мәшәкатьләре башланырга тора. Алты ай вакыт узып та киткән. Быелның февраленнән субсидияләрне түләүнең вакыты чыкты, шуңа күрә, аны алга таба да алуны дәвам итү өчен, яңадан, социаль...

Реклама

Социаль яклау бүлекләренә кайчан барырга кирәклеге һәм нинди документлар таләп ителгәнлеге хакында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сөйләде. «Субсидияне яңа вакытка билгеләтү график буенча 3 ай дәвамында башкарылачак - март, апрель һәм майда. Мөрәҗәгать итү аена кадәр билгеләнгән субсидияне түләү туктатылмаячак, - дип аңлатты ул. - Әмма, мәсәлән, мартка чакырылган кеше субсидияне яңадан теркәтергә билгеләнгән вакытка килми икән, субсидия түләү туктатыла. Шуңа күрә, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, графикны төгәл үтәргә кирәк. Ә кайчан һәм кайда килергә кирәклеге турында бу айның счет-фактуралары артында язылачак».
Социаль яклау бүлекләрендә субсидия алучыларның документлары күчерелмәләре сакланганга күрә, гаилә составы үзгәрмәсә, торакка хуҗа булу нигезләре элеккечә булса, аларны яңадан алып килү таләп ителми. Оригиналлары булса, шул җитә. Әлбәттә инде, гаиләдәге һәр кешенең соңгы алты айга керемнәре турындагы белешмәләрнең оригиналлары булу мөһим.
Субсидия алучы 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз кешеләр һәм 1-2 нче төркем инвалидлар документларын социаль хезмәткәрләр аша өйдә генә тапшыра ала. «Алар, үткән елның хаталарын кабатлап, иң беренче булып социаль яклау бүлекләренә килеп җитмәсен иде», - диде Н.Бутаева.
Социаль яклау бүлекләре халыкны иртәнге сәгать 8дән 19.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Республикада булган 15 пункттан кала, тагын өстәмә 9 пункт ачылырга тиеш.
PS. 2013 елның гыйнвар аена булган мәгълүматларга караганда, 198 мең 588 кешенең субсидия алырга хокукы бар. Субсидиянең уртача күләме 601 сум 17 тиен. Иң зур субсидиянең уртача күләме исә Зәйдә, ул - 994 сум 74 тиен. Иң түбәне исә Казанда - 393 сум 51 тиен.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: