16+

Җылытуын җылыта, тик су басуы куркыта

Быел язгы ташу көчле буласын март айларында ук кисәткән иде белгечләр. Республикада кешеләргә зыян китергән гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәсә дә, кайбер авылларда язгы ташу эзсез узмаган.

Җылытуын җылыта, тик су басуы куркыта

Быел язгы ташу көчле буласын март айларында ук кисәткән иде белгечләр. Республикада кешеләргә зыян китергән гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәсә дә, кайбер авылларда язгы ташу эзсез узмаган.

Әйтик, Буада Зөя елгасы аша салынган, Черкен Күл авылыннан 3 чакрымда гына урнашкан зур күпер су астында калган. Су басу аркасында халыкка зыян килмәгән килүен, ә менә күпер аша автомобильләр хәрәкәтен вакытлыча туктатырга мәҗбүр булганнар. Хәзер машиналарга башка юлдан, 18 чакрым әйләнеп йөрергә туры килә.

Яңа Чишмә районында да Архенгель бистәсендә кар сулары авылның бер башын икенчесе белән тоташтыра торган күперне яраксыз хәлгә китергән. Шушма елгасы күпердән 7 сантиметрга кадәр күтәрелгән. Анда да күпер аша машина хәрәкәте туктатылган.

Зур елгаларда боз әле китмәсә дә, Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сак булырга киңәш итә. Ястык калынлыгы кадәр булса да, язгы бозга ышанма диләрме әле? Бигрәк тә балыкчыларны кисәтү максатыннан, министрлык хезмәткәрләре сулыкларга рейд ясый, кисәтү эшләре алып бара. Боз көннән көн юкара бара, калынлыгы 7 сантиметрга җиткәч тә, боз өстенә чыгучыларга административ-техник инспекция вәкилләре 1500 сум штраф сала башлаячак.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы елгаларда су нормасын махсус күзәтү гидропостлары аша күзәтеп тора. Әлегә барысы да конрольдә, куркырлык нәрсә юк. Һава торышының акрынлап җылынуы да сулыкларга артык җәелергә ирек бирми. Ә менә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бу атна азагыннан Татарстанда кинәт җылытачак, ди. Якшәмбе, 10 апрельгә алмашынучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар һәм көндез + 15 градуска кадәр җылы вәгъдә итә синоптиклар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading