16+

Җыры шәп, дисеннәр

Казан һәм XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы турындагы иң яхшы җырга конкурс җиңүчесе исемен игълан итәргә санаулы көннәр калып бара. 28 июньдә кичке 22 сәгатьтә «Яңа Гасыр» телеканалының туры эфирында гала-концерт башланачак, анда «Россия, Казан, Универсиада!» бәйгесенең 15 финалисты катнаша.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясе сайтында хәбәр ителүенчә, иң яхшы җыр авторлары җырны видеоклипка төшерү мөмкинлегенә ия булачак. Аны презентацияләү Игенчеләр сарае янындагы Универсиада паркында булачак. Гран-при җиңүчесен тамашачылар турыдан-туры эфирда смс-тавыш бирү юлы аша сайлаячак.
Конкурсның оештыру комитеты 60 заявка кабул иткән - бу Татарстан, Мәскәү, Уфа, Екатеринбург, Женева һәм Мюнхен авторлары тарафыннан иҗат ителгән рус, татар, инглиз телендәге җырлар.
Финалга чыккан 15 җыр иң яхшы конкурс эшләре җыентыгына кергән. Дискны бүләк сыйфатында конкурс финалистларына һәм жюри әгъзаларына өләшәчәкләр. Жюри рәисе - Россиянең, Украинаның халык артисты, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Игорь Крутой.
Искәртеп узабыз, «Россия, Казан, Универсиада!» конкурсы 2012 елның ноябрендә старт алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading