16+

Йолдыз белән фотога төш – «ШК» фотоаппарат бирер!

Кемнең кемнең, ә «Шәһри Казан»ның казаны һәрвакыт кайнап тора. Бездә һәрвакыт җәйнең челләсе - берәр бәй­гегә нокта куярга өлгермибез, күңелдә икенче конкурсны уздыру теләге туа. Менә бу юлы да, «Йолдызлар яңгыры» үзенең битләрендә яңа бәйге игълан итәргә булды. Җырчылар, танылган сәнгать-мә­дәният кешеләре белән бәйле рубриканың үз каланчасы ин­де - конкурс...

Конкурсның шартлары гади - «Йолдызлар яңгыры» рубрикасына, «Йолдызлы мизгел» дип аталучы конкурска дип, төрле елларда танылган җырчылар-биючеләр белән төшкән фотоларны юллау кирәк. Нәкъ әлеге шартка басым ясау лаземдер - фотолар танылган җырчылар һәм биючеләр белән генә булырга тиеш. Әмма әлеге фотоның үз «йөземе» - гадәти булмаган ракурсы, кызыгы, эчтәлеге булу зарур.
Фотолар августның 30ына кадәр кабул ителәчәк. Төп җиңүчегә «Шәһри Казан» фотоаппарат бүләк итә, моннан тыш ике кызыксындыру бүләге дә булачак.
Башладыкмы? Кем тизрәк, җәһәтрәк, үткенрәк? Фотоаппарат инде үз иясен көтә!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading